Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 7
Гөлбану мылтык таккан бу сакаллы абзыйга кырын күзе белән генә карап алганнан соң түзмәде, нәни иреннәрен турсайта төшеп әйтә салды:
– Әнә синең дә мылтыгың бар ич…
Гыйлаҗи белән Сабирҗан көлеп җибәрделәр. Арба кырыеннан барган олаучы да, алда барган Миңлегөл дә ирексездән каерылып алар ягына күз салдылар.
– Менә сөйләш син алар белән!.. – дип дәвам итте урман каравылчысы. – Хәзерге балалар туганда ук мең дә берне белеп туа. Юк, Гөлбану кызым!.. Мылтыгым булса да, кошларга тимим мин. Менә бүре-фәлән очрый-нитә калса, анда инде икенче эш…
Бераздан әтисе белән теге көрән чикмән кигән мылтыклы абзый нәрсә турындадыр сөйләшеп арттарак калдылар. Ә Гөлбану, үрәчәдән башын иеп, көпчәкләрнең былчырак юлга тирән эз сызып тәгәрәвен карап барды. Атның тигәнәк белән төерләнеп беткән койрыгын карап бару туйдырган иде инде. Тәгәрмәчләрнең тәгәрәүләреннән дә бигрәк юлга коелган яфракларны үзенә ябыштырып өскә күтәрелүләрен, аннары яңадан аска таба төшеп китеп көпчәк астында калып юк булуларын карап бару кызык иде. Ә инде арба су җыелганрак урыннардан узганда, тәгәрмәчнең «көмеш балдагы» изрәгән балчыктан тәмам арынып, Гөлбануга елмайгандай ялтырап куя. Ләкин озакка түгел. Күлдәвектән чыгу белән, аңа яңадан балчык, ә балчыкка төрле-төрле төстәге яфраклар ябышалар… Гел дә гел иелеп аска карап барудан Гөлбануның муены арыды. Аннары, башын күтәреп, өскә күз салды. Анда шылт та итмичә йокымсырап утырган агач башлары… Яфраклары саргая башлаган. Гөлбану ирексездән әле бая гына мылтыклы абзый сөйләгән әкият турында уйлый башлады. Әнә бу агачка кош каурыйлары күбрәк төшкән… сап-сары булып утыра. Ә тегесендә әнә кызыл яфраклар да бар. Димәк, анысына алтын-сары кошларның каны тамган… Ай-һай, зур икән бу урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Әнә кайберләренең очлары биектә куе томан эченә кереп югалган. Бераздан югарыга карап бару да туйдырды. Гөлбану яңадан арба көпчәкләре өстенә иелде.
Арба, әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, җиңелчә генә шыгырдап куя. Көпчәкләргә изрәгән балчык һәм коелган яфраклар ябыша. Шул яфраклар янына һавадан коелган кош каурыйлары да өстәлә сыман. Ул да булмый, һавада торналар кебек тезелешеп, алтын-сары кошлар да оча башлый. Аларның бер дә иге-чиге юк, имеш. Теге сакаллы абзый да шунда. Әнә мылтыгы да… Сакаллы абзый шул кошларга атмаса гына ярар иде дип борчыла Гөлбану. Ә стрелок, аның