Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 5
Беркөн шундый көтелмәгән хәл булды…
Төн иде. Өйалды ишеген эчтән бикләп, шуның өстенә тагын бастырык салып, тавыш-фәлән яхшырак ишетелсен өчен, өй ишеген ачык калдырып йокларга яттылар. Җан тынгысын җуйган Сабирҗан, нидер сизенгәндәй, байтак вакыт йокыга китә алмады. Болытлар арасында бер батып, бер калкып йөзгән ай да инде, түр яктан үтеп, ян тәрәзәгә карады. Нәкъ шулвакыт Сабирҗан бакча буендагы иске читәннең шытырдап куюын ишетеп калгандай булды. Кем булыр бу?.. Ниндидер көч аны урыныннан күтәрде. Ул, бала янында йоклаган Миңлегөлен, әнисен уятмас өчен, сак кына торды да, сәке йөзлегенә сөяп куйган үткен балтасын алып, тиз генә өйалдына чыкты. Бакча ягыннан кемнеңдер бәрәңге сабакларын кыштырдатып, кача-поса якынлашканын ишетте…
Сабирҗан, тын да алмыйча, чолан ишеге янында катып калды. Төнге кунак бер бүрәнәсен генә кисеп ясалган чолан тәрәзәсе янына килде. Беркавым тын торды. Аннары шешә болкылдатып нәрсәдер агызганы, шунда ук шырпы сызганы ишетелде… Һәм кинәт шаулап яна башлаган утлы төргәк чолан тәрәзәсеннән эчке якка төште.
Сабирҗан җан ачысы белән: «Әй, нишләвегез бу?!» – дип кычкырып җибәрде. Һәм дөрләп торган ялкынны тиз генә сүндерде. Ул чолан тәрәзәсеннән тышка караганда, анда инде беркем юк, бары тик кемнеңдер бәрәңге сабакларын, кабак яфракларын яман кыштырдатып, абына-сөртенә йөгереп китеп баруы гына ишетелеп калды.
Ул төнне алар бүтән йокларга ятмадылар. Сабирҗан тавышына уянган карт әнисе, хатыны, хәтта нәни кызы Гөлбану да тавыш-тынсыз гына таңны каршыладылар. Ә иртәгесен Сабирҗан (кеше күзенә бик үк чалынмаска тырышып) ераграк авылларга эш эзләргә чыгып китте.
Йөреп-йөреп тә эш таба алмыйча, авылларына кире борылды. Кайтып җиттем дигәндә, зират арты юлында кинәт: «Иманыңны китер!..» – дип, ике кеше аның юлына каршы чыкты. Инде караңгы төшеп җиткән булса да, Сабирҗан таныды аларны. Берсе, озын буйлысы, кайчандыр ат урлап берьюлы ике-өч кабыргасын сындырткан, явызлыгы белән атаклы Козгын Әхмәте иде. Икенчесе – авыл куштаны, Гәрәйхан иярчене Кара Мисбах. Кәкре борынлы Козгын Әхмәтенең чапаны астыннан чукмар башлы бизмән тимере тырпаеп тора. Икесеннән дә бөркелеп аракы исе килә. Ләкин (Мүкләк кушаматы булса да) Сабирҗан алардан качмады, берни дә булмаган кыяфәт белән исәнлек-саулык сорашты. Җавап алмаса да, бердәнбер серен чишәр кешеләрне очраткандай, моң-зарын сөйләде, йөрәген ачты.
Гаҗәп хәл! Башта кашларын җимереп, усал ниятен тормышка ашырырга әзерләнгәндәй кара көеп торган Козгын Әхмәте әйтә салды:
– Беләбез, кем, Сабирҗан… Барысын да беләбез. Хәлең авыр… бик авыр… Бар, юлыңда бул, Сабирҗан… Син – безне, без сине күрмәдек… Юк, юк!.. Моннан түгел, ындыр артыннан әйләнеп кайт… Тик шуны бел: без булмасак, бүтән берәү башыңа җитәр… Иң яхшысы, тай син авылдан… Эзеңне себер. Ул сиңа барыбер көн күрсәтмәячәк… – Чукмар башлы