Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 42

Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов

Скачать книгу

Рәсәй буенча тараткан кеше икән. Шулай халык яклы, хаклык яклы булган өчен аны, залим патшаның ихтыяры белән, авыр богаулар сөйрәтеп, шәфкатьсез казак камчылары белән кыйнап, сөргеннәргә сөргәннәр, төрмәләргә япканнар. Ә ул һаман кача… Андый кешене төрмә генә куркыта алмый. Андыйлар сынсалар сынарлар, әмма бөгелә белмиләр.

      Бик хикмәтле нәрсәләр турында сөйләде Камил. Тормышны сүгеп кенә калмады, үзе дә патшага тел-теш тидереп алды.

      Пётр Семёнович кебек кешеләр әнә, каһәр төшкән бу тормышны сүгеп, аннан зарланып кына калмыйча, аны яхшырту турында хыялланалар, ди. Бөтен гомерләрен шуңа, изелгән халыкны азат итү эшенә багышлаганнар, ди алар.

      – Хәзер кимсетелүне, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган кеше чын тормыш өчен, якты киләчәк өчен барган көрәштән читтә кала да алмый… Баш очыбызда гына шыксыз кара канатлары белән халыкның ак бәхетен, якты көнен томалап, ике башлы каракош асылынып тора. Шуны бөтереп алып, муенын борып ташламыйча торып, гади халык бәхетнең нәрсә икәнен белмәячәк… Башка юл юк хәзер…

      Мондый кыю, шул ук вакытта хәтәр сүзләрне беренче тапкыр ишетәләр иде әле бу түбә астында. Камил киткәч, Сабирҗан белән Миңлегөл, хәзер генә ниндидер чиксез зур хакыйкатькә төшенгәндәй, сәерсенеп тынып калдылар.

      Гөлбану да башка көннәрдәге кебек тиз генә йокыга китә алмады. Кочагында – курчагы. Тик менә Халидә үлгән… Югыйсә ул да Нурми абыйларына он илтергә барган әти-әнисенә иярер, курчагы белән Халидәне уйнатыр иде. Үлгәч булмый шул инде. Үлгән кешене җиргә күмәләр. Әнә авылдагы әбисе дә үлгән. Ә үзе: «Дәү булып үсеп кайт, көтәрмен…» – дип калган иде. Әбисе һәрвакыт диярлек каба төбендә утырыр иде. Эшеннән намаз укырга дип кенә бүленә иде. Андый вакытта ләм-мим сөйләшергә ярамый… Әбисе авыз эченнән догалар укып намазлык өстендә озак итеп утыра. Аннары кулына тәсбихен ала. Ә күгелҗем иреннәре Гөлбану өчен аңлаешсыз сүзләр пышылдый иде. Әйбәт, бик әйбәт иде аның әбисе. Ашагач әппәр итәргә өйрәтә торган иде. Хәзер юк шул ул. Бик тә яман икән ул үлем дигән нәрсә…

      Кинәт Камил абыйсы күз алдына килде. Бая әйткән сүзләре искә төште. «Үлем йөри…» – ди. Балалар елаган, авырулар ыңгырашкан караңгы җирләргә бара, ди, үлем…

      Әле дә ярый алар бу ишегалдына күчеп килделәр. Монда һәрвакытта да диярлек якты… Әнә олы өйнең тәрәзәләреннән төннең төн буе мул булып яктылык бөркелеп тора. Чөнки өй эчендә зур-зур куыклы берничә лампа яна. Кайвакытларда лапас эченә дә фонарь элеп куялар… Монда якты. Үлем монда килергә куркачак…

      Шундый уйлар белән мавыгып, үзен үзе юата торгач, Гөлбану йокыга киткәнен сизмичә дә калды.

* * *

      Әгәр дә бу тар тыкрыкта күршедә генә Низам исемле усал малай тормаса, Гөлбануның тормышы бу кадәр үк күңелсез, бу кадәр иләмсез булмас иде. Бигрәк яман инде. Гөлбануның урамга чыкканын көтеп кенә тора. Һич көн күрсәтми. Әллә каян гына килеп чыга да Гөлбануны өйгә куып кертә. Гөлбануга бары: «Ә-әни-и!.. Карале-е…» – дип чырылдап кычкырырга гына кала.

      Беркөн Гөлбануның әнисе

Скачать книгу