Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов

Скачать книгу

а әллә каян аерылып тора. Куе чәй йөгерткән төсле карасу-кырыс йөзле, юка иреннәрен кысып, утлы күмер кебек янган күзләрен зәһәр очкынландырып утыра… «Бик усал күренә бу, чиратны үткәреп, хатын-кыз укытучыларның берәрсенә утырасы булыр», – дип ният кылганым хәтергә уелган… (Соңыннан белүебезчә, күзгә ташланып торган кырыслык битлеге аның миһербанлы, уенчак, гаҗәеп нечкә җепселләрдән үрелгән күңеленең пәрдәсе, калканы гына булган икән.)

      Ул борын-борынгыдан төрки-татарлар җирләре саналган Кытайның төньягында, ягъни Бөек Кытай диварының тышкы – төньяк-көнбатыш ягында гомер кичерүче милләттәшләребез кавеменнән булып чыкты. Аның кыяфәтеннән, күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан борынгы бабаларыбызга хас экспрессив көч-дәрман, үз-үзенә ышану, эчке максатчанлык ташып торганын күрми калу, аңа «буйсынмау» мөмкин түгел. Миңа калса, ул Алтай-Саян төбәкләре, Тарбагатай далалары аша, сак(скиф) – сармат бабаларыбыз, Атилла һуннары, түркләр җилдереп узган япан дала буйлап тояк эзләрен барлап, сүнгән учак урыннарын тергезеп, халкыбызның мең еллар буена килгән күркәм гадәт-сыйфатларын сеңдерә-сеңдерә, мәелләрен төшенә-төшенә җәяүләп килгәндер кебек. Килгәндер дә, ихтыяр көчен җыеп, Казанның фән дөньясы ишеген каккандыр (университет колонналары арасыннан узып, студент эскәмиясенә утырганда Миркасыйм Госмановка инде 24 яшь була). Татарстанга китергән юллар, ул аралашкан төрки халыклар аның йөз-төсмеренә үзенчәлекле чалымнар өстәгән сыман, ул гомумтөрки кыяфәтле: уйгурлар – үзенеке, кыргызлар – үзенеке, казахларүзенеке дип санарлык. Аларның тел үзенчәлекләренә дә ул, бәһале баян регистрында көйне үзгәрткән кебек, бик тиз күчә ала иде. Уйгур белән уйгурча, казах белән казахча, үзбәк белән үзбәкчә, төрек белән төрекчә гәпләшә белгән, гомумтөрки тел байлыгын аң-белеменә сыйдыра алган булачак галимебез әнә шулай итеп мәркәзебез Казанга тел-әдәбият, иҗат серләрен өйрәнер өчен килә дә… әдәби телен чарлар өчен, Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә»сен тәрҗемә кыла да… әдәби иҗаттан фәнни эзләнүләр юнәлешенә кереп китә. Аспирантурада укыганда ук җирле халык игътибарыннан читтә кала килгән рухи хәзинәбезне – борынгы кулъязмаларны эзләү-барлау, җыю-өйрәнү, хәтеребезне уяту мәшәкатенә чума. Бу гамәл ифрат вакытлы башлана, тарихи хәтерен җуя барган варислар борынгы кулъязмаларны укый да, кадерен дә белми башлаган, фәнни җәмәгатьчелек борын төбендәге «кече» болгар тарихыннан гайрегә үрелергә кыймаган чорда, ул татарның иң гайрәтле, иң гыйбрәтле, дөньяви танылган дәүләт оештырып, югары кимәлдәге мәдәни җәүһәрләр, гүзәл архитектура үрнәкләре, гаҗәеп әдәби әсәрләр тудырып калдырган чоры – шөһрәтле Алтын Урда дәүләте тарихын фәнни кулланышка кертелми килгән чыганаклар нигезендә тасвирлап бирә.

      Картлар күңеленә сак кагыла белү сыйфатына ия булуы, җор-үткен теле, сүзен мантыйклы кистереп әйтә алуы аны археографик эзләнү юлында бәһасез табышларга ирештерсә, чыганакчылык өлкәсендәге хезмәтләре исә аны дөньякүләм таныта, фәнни дәрәҗәләр яуларга мөмкинлек бирә (юл ача), академик исеменә лаек итә. Урта гасырга караган гарәби язулы чыганакларны өйрәнү серләренә төшенә алуы да аның шул ук барча төрки телләрне нигезле белүе аркасында була. Шунысы да әһәмиятле: ул безнең миллиләшә башлаган гадәтне – татар йортын, тарихын большевиклар канлы каләм белән сызган республика чикләренә генә кертеп карауны тар караш буларак бәяли килде. Кара диңгездән алып Татар бугазына чаклы җәелгән кыйтга ул – безнең ата-бабаларыбызның уртак җире булганлыгын исбатлады, географик атама өстәп, этносны милли төркемнәргә бүлгәләүне кабул итмәде. Аның белән әңгәмә корган вакытларда бу шәхесне безгә – битарафлык баса башлаган, курку-сагаю томанын ерып чыга алмаган, зирәк аң-акыл казаны саега башлаган мәркәзебезгә – Ходай үзе илче итеп юллагандыр кебек тоела иде.

      Еллар узгач, Миркасыйм аганың үзе исән чакта туплап калдырган «Хәтер мизгелләре: истәлекләр» дигән исемдәге кулъязма җыентыгы кулыма килеп керде. Мин аны йотылып укып чыктым һәм үземне бимазалап йөргән күп сорауларыма җавап таптым шикелле. Ул үзе аралашкан, якыннан танышып, хезмәттәшлек иткән шактый шәхесләр турында җентекләп язып калдырган икән. Алар һәрберсе Миркасыйм ага күңеле аша узып, аның дөньясы аша бәяләнеп сурәтләнгәннәр. Җыентыкта ул узган гасырның 60  нчы елларыннан башлап җәмгысы ярты гасырны эченә алган вакытны, шул дәвердә эшләгән фән кешеләрен, тарихчыларны, югары уку йорты педагогларын һәм әдәбият-мәдәният өлкәсенә караган без күреп-белгән яисә исемен ишетеп калган татар зыялылары даирәсен сурәтли.

      Төзүчеләр ихтыяры буенча бу җыентык Миркасыйм аганың үзеннән күпкә өлкән булган Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Якуб Агишев һәм Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллинга багышланган истәлекләрдән башлана. Беренчеләре күренекле әдипләребез булса, галимнәрнең берсе – университетта тарих-филология факультетының Татар бүлеге доценты, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре. «Алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән», – дип яза ул бу галимнәр турында. Якыннанрак аралаша торгач, ул, яшьлек кайнарлыгы белән, Хәй Хисмәтуллин төзегән дәреслекләрдә җөмлә саен диярлек «матур» сүзенең кулланылуын галимнән, моның сәбәбе нәрсәдә иде, дип сорый. Шунда Хәй Хисмәтуллин аңа болай ди: «Син, энем, кешедән көләргә бик яратасың шул. Сәбәбен белмәсәң дә

Скачать книгу