Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 16

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов

Скачать книгу

чынбарлыкны үз күзләрең белән күреп торгач… Шулай да миндә ул чакта бер шаян кызыксыну да барлыкка килгән иде. Һәр ясалма тел мисалын шулай эзлекле рәвештә «матурлаган» авторларның үз төс-кыяфәтләре ниндирәк икән соң? Матурмы икән?!

      Авторлар дигәч тә, әлеге дәреслекләр, нигездә, ике кеше тарафыннан язылган иде. Ләкин мин алардан нигәдер Хәй Хисмәтуллинны гына хәтерлим. Күрәсе килә иде матурлыкка сусаган шул кешеләрнең үзләрен! Һәм, күп тә узмый, аларның берсен миңа еш күрергә, хәтта соңрак аның белән беркадәр аралашырга да насыйп булган иде.

      Университетта укый башлауга ук, без, беркадәр хезмәт стажы белән укуга кергән олырак яшьтәге студентлар, шул елларда яңадан активрак оештырыла башлаган төрле әдәби, музыкаль кичәләргә йөрергә тырыша идек. Кызыксынучанлык, иҗтимагый активлык безне хәтта гыйльми конференцияләргә дә кертеп утырта иде. Шундый конференцияләрнең берсендә сүз филология фәннәре кандидаты Хәй Хисмәтуллинга биреләчәге игълан ителгәч, мин сагаеп көтә башладым.

      Трибунага тәбәнәк кенә буйлы, әгәр тагын бераз тазара төшсә, квадрат ук дип әйтерлек базык гәүдәле бер карт килеп басты. Ул, биек трибуна артыннан бөтенләй күренми каласын үзе дә сизгән сыман, трибунаның янына басып сөйли башлады. Түгәрәк йөзен калын пыялалы күзлек бизәгән. Чәчләре чак кына агара башлаган, кыска итеп кыркылган мыеклы. Буе кечкенә булуга карамастан, йөз-чырае эре гәүдәле кешенеке кебегрәк иде. Пөхтә ак күлмәге, карарак төскә якын костюм-чалбары аның кыяфәтенә җитдилек өстәгән шикелле. Җыеп әйткәндә, зур яшьтәге кешеләргә хас матур гына кыяфәтле иде ул. Яшьрәк чагында, күрәсең, тагын да чибәррәк булгандыр. Дөрес, шактый олы яшьтә булгангадыр, бераз башы селкенгәләп ала иде. Селкенгән саен, күзлек пыялалары да ялтырап куйгалый. Мин, үземнең Казахстанда чактагы ирония катыш кичергән уйларымны искә төшереп, үз алдыма елмаеп куйдым.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

      Примечания

      1

      Авторның шәхси архивында саклана.

      2

      Зыяфәт – кунак.

      3

      Бу табыш хакында минем тәфсиллерәк язмаларым да бар: Сөембикә. – 1994. – № 5; Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 301–308 б.; Хөсәен Фәезханов. Тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2006. – 306–613 б.

      4

      Авторның шәхси архивында саклана.

      5

      Авторның шәхси архивында саклана.

Скачать книгу