Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 14
![Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов](/cover_pre1179681.jpg)
Кайбер фактлар күрсәткәнчә, халыкның бер өлеше үзе дә мондый тәртипләр белән килешкән иде. Мәсәлән, үзгәртеп кору елларында чит илләрдәге милләттәшләр хакында материаллар күренә башлагач: «Андый эмигрантлар, үз вакытында илне ташлап китүчеләр хакында ник язып торырга, киткән – беткән, тарих ябылган инде», – дип язучылар да булды. Артында кайбер дәрәҗәле галимнәр торган журналист кисәкләре дә каләмгә тотындылар…
«Ерак» чит илләрдәге татарлар гына түгел, хәтта СССРның үз эчендәге башка төбәкләрдәге милләттәшләр дә төрле, гадәттә, яшеренрәк чаралар ярдәмендә читкә тибәреләләр иде. Татарстан Республикасы оешкан чакта, аның чикләре ясалма рәвештә тарайтылу, татарлар күпләп яшәгән шактый җирләрнең «кисеп ташлануы» да шул тенденциянең бер чагылышы иде. Моңа башка республикаларда, өлкәләрдә яшәүче татарларның саннарын азайтып, нык киметеп күрсәтү дә өстәлде. Әйтерсең лә «Сез татарваларның урыны автоном республика дип аталган менә шушы кишәрлектә генә! Башка җирләрдә сез юк, булсагыз да бик аз!..» дигән карашны, ышанычны аңнарга сеңдерергә тырыштылар. Һәм сеңде дә алар. Мәсәлән, Бауман урамында беркадәр кызып алган өч яшь шагыйрьнең (өчесе дә мәрхүмнәр инде) сөйләшүен ишеткәнем бар. Үзләренә ошап бетмәгән бер каләмдәшләре хакында: «Ул Башкортстанда туган, Татарстанның табигатен, үзенчәлеген белми. Аннан нинди татар шагыйре чыксын!..» – дигәннәр иде.
Кайбер тарихчыларыбыз: «Чын татарлар алар Казан артында гына яши», – дип, махсус мәкаләләр дә язганнар иде.
60 нчы еллар башында Ташкентта яшәүче, шул якларда туып үскән бер «пинзәк» нең сүзләрен хәтерлим: «Элек әдәбият белән кызыксынып, Казанга бер-ике шигыремне дә җибәреп караган идем. Камал дигән бер әдәби консультант, сез татарча шигырь язардан элек телегезне яхшылап үтүкләгез, дип җавап биргән иде. Шуннан соң кул селтәдем Казаныгызга…»
Әйе, ясалма рәвештә оештырылган республикалар, өлкәләр эчендәге халыкларның реаль саннарын бозып күрсәтү, аларның үзара киңрәк аралашу мөмкинлекләрен кыса бару СССР дигән илдә тоталь сәясәт рәвешендә хөкем сөргән иде. Дөрес, мондый хәл бер татарларга гына карата түгел, бәлки башка «нацменнар» га да кагылган иде. Үзбәкләрнең, молдова һәм Балтыйк буе милләтләренең язмышында алар тагын да ачыграк күренде. Әмма артык киң таралган, сибелгән татарларның күбрәк зыян күрүе дә бәхәссез.
Менә шундый тоталь сәяси шартлар ажгырып хөкем сөргән илдән ерак Кытайдагы «әллә кемгә» килгән, Гомәр Бәширов имзасы куелган әлеге хаттагы җан өшеткеч, гарьләндерерлек мәгънәдәге җаваптан бүген – мин хастаханәдә утырган чакта – гаҗәпләнергә,