Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 12
Үзе тикшерүче булып эшләгән чорында, соңра авыз иҗаты әсәрләрен җыйган, бигрәк тә әкиятләрне тыңлап, язып йөргән вакытларда да аңа матур, дөрес сөйләүчеләрне очратырга, рәхәтләнеп тыңларга насыйп булган икән (шундый бер-ике кешенең исемен дә атарга онытмады).
– Тел байлыгы халыкта җитәрлек, – диде ул, йомгак ясап, – оригиналь булам дип, үзеңә «тел ясап», сүзләр уйлап чыгарырга кирәкми. Әдәби телебез саф һәм дөрес булырга тиеш…
Җыеп әйткәндә, зур әдипнең безнең түгәрәк утырышындагы чыгышы үзенең саллы иҗатына тәңгәл рәвештә олпатлылык сыйфаты белән истә калган.
Җыйнаулашып, Гомәр аганы уртага алып, рәсемгә дә төшкән идек…
Хастаханәгә кереп, тиешле каттагы Илбарис ага атаган (үзем дә яткалап чыккан) ике кешелек палатаның ишеген шакып эчкә керүгә әллә ничек булып китте: элек үзем өчен «ярыйсы» гына түгел, бәлки шактый әйбәт тә булып тоела торган палата бөрешеп кенә утырган Гомәр ага Бәширов фонында артык гадәти, хәтта ярлы, шыксыз да булып тоелды… Күрәсең, күңел олы әдип өчен башкачарак шартлар лаеклыгын теләгәндер…
Ишектә үк исәнләшүгә, начар күрә торган күзләр белән сөзеп караган Гомәр ага якынрак килгәч танып та алды, исемемне атап, кул биреп күреште дә урындыкка ишарәләде.
Традицион хәл-әхвәл, саулык турында сорашулардан соң Гомәр ага, гадәттәгечә, «дөньяда» нинди вакыйгалар булуы, фән-гыйлем, мәдәни тормыш өлкәсендәге яңалыклар хакында сорашты. Шунда ук икенче темага күчеп, моннан берничә ел аның планга кертелгән мәкаләләр җыентыгына язган эчке рецензиямне искә төшерде. «Рецензиягездә тәкъдим ителгән фикер гаять урынлы һәм файдалы булып чыкты. Хәзер ул җыентык дүрттомлыгыма иш булып, алар янында бик матур басып тора. Рәхмәт сезгә ул тәкъдимегез өчен!» – дип, моңарчы да Матбугат йорты коридорында бер әйтелгән рәхмәтен кабатлады.
Әлеге рецензия һәм рәхмәтнең, кечкенә генә булса да, тарихы бар. Әсәрләренең дүрт томы чыгып берничә ел узгач, Гомәр ага үзенең элегрәк гәзит-журналларда басылган, радиодан яңгыратылган төрле мәкаләләрен аерым җыентык рәвешендә тәкъдим иткән икән. Ул елларда, мәгълүм булганча, басылачак һәр китапның кулъязмасына «эчке рецензия» дигән махсус бәяләмә яздыру тәртибе хөкем сөрә иде. Аннан максат иң элек «беренчел» цензура уздыру, әлбәттә. Шулай ук кулъязмалардагы булуы ихтимал кимчелекләрне, ялгышларны киметү, бетерү чарасы да иде ул. Нәшрият планында чыгарылачак китапларның һәммәсенә дә шундый эчке рецензияләр өчен махсус акча фонды каралган була. Гади авторларныкына да, классик әсәрләр өчен дә. Бары басылган китапта соңгыларына рецензия язучыларның исемнәре күрсәтелми. Ә планлаштырылган акча тотылган булырга тиеш… Менә шундый сәер тәртипкә муафыйк рәвештә Гомәр аганың җыентыгы миңа эләккән иде. Редакция мөдире Кыям Миңлебаев: «Басылуы бәхәссез икәнлеген белеп язарсың…» – дип кисәтмәсә дә,белә идем, әлбәттә. Шуңа күрә машинисткадан киткән хәреф хаталарын күрсәтү, ике-өч урында артык кабатланулар булуын