Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 8

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов

Скачать книгу

кенә булган ул… Хәзер дә язалар бит вак-төяк җитәкчеләр өстеннән шикаятьләрне… – Әмирхан ага чак кына уйга калды һәм әкрен генә әйтеп куйды: – Ярар, алайса, белүем әйбәт булды әле, бүген үк берәр чарасын күрергә тырышырмын».

      Банкет башланып, бер-бер артлы тостлар, котлаулар, мактаулар әйтелә башлады. Рәсмирәк өч-дүрт чыгыштан соң Әмирхан ага да торып басты. Гадәттәгечә, сүзләрен тыныч кына башлап, ул унике томлы җыелманың дөньяга чыгуы өчен тырышкан галимнәргә рәхмәтләр укыды, аларны бу зур казанышлары белән котлады.

      – Татар фольклор белеменең мондый басмалары хәзерге яшь буын галимнәрнең нык үскән булуын күрсәтсә, моның сәбәпләрен дә онытмаска иде. Чөнки хәзерге галимнәр үзләренең элгәргеләре ирешкән казанышларга таяналар. Хуҗа Бәдигый, Латыйф Җәләй, Гомәр Бәширов, Хәмит Ярмиләр җыеп туплап калдырган бай мирас, зур тәҗрибә булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булыр идеме? Әйе. Әллә ни еракка китеп тормыйча, бүгенге өлкән буын фольклорчы галимнәрне дә искә алыйк. Мәсәлән, Нәкый ага Исәнбәтнең хезмәтләре ни тора! «Идегәй» дастанын җыеп бастырып чыгару, ниһаять, татар мәкальләренең өчтомлыгын алыгыз. Мондый җыелма, әйтүләренә караганда, союздаш республикалар халыкларының да күпчелегендә әлегә юк икән. Әйе, шулай шул… – диде дә чак кына пауза ясап алды һәм икенче темага күчте: – Тик, кызганычка каршы, бүген кайберәүләр, әллә нинди шөбһәле документларга таянып, Нәкый аганың исеменә тап төшерергә җыеналар бугай. Минем ишетүемчә, безнең союзның язмышын кайгыртып, югарырак түрәләргә язган шикаятен кайберәүләр донос дип аңлаганнар шикелле… Дөрес, Нәкый ага исеменә тап төшерергә теләүчеләр, минемчә, обкомдагы кайбер кешеләргә ошарга телиләр булса кирәк. Әйе, хәзергеләренә, Исәнбәтне яратмаучыларга ошарга мөмкин ул. Ләкин алар урынына килүчеләр моңа ничек карар икән киләчәктә? Җәмәгать, шулай, киләчәк турында да уйларга кирәк, 30нчы еллар узып киткән сыман, бүгенге хәлләр дә иртәгә артта калачак. Үзебездән соң нәрсә калдырырбыз? Әләкләшүнеме? Менә шуны да онытмасак иде…

      Шул рәвешчә, кем әйтмешли, йомшак җәеп катыга егып салган төсле, гап-гади сүзләр арасына ике-өч кырыс, усал җөмлә кыстырып, Әмирхан ага әлеге имеш-мимешләргә чик куя алды. Дөрес, бер кешенең дә исемен атамыйча, шәхескә тиеп тормыйча, мәсьәләне гомуми планда, тулаем хәл итте.

      Кичәдә көтелгән «фаш итүче» чыгыш булмыйча калды шулай итеп. Әлеге кичәдән соң да донос-монос кебек уйдырмалар хакында башка әллә ни ишетергә туры килмәде.

      Бу вакыйга бернинди рәсми өстенлеккә ия булмаган Әмирхан аганың чын абруй дәрәҗәсен күрсәтә иде. Табигый абруйның кодрәтен…

      Шул көннәрдә мин, Нәкый ага Исәнбәт хакындагы истәлекләремдә язганымча, мәгърифәтче әдипнең 1930 еллардагы матавыклар хакында сөйләвен, әйтергә теләгән фикерләрен ни өчен әйтеп бетермәвенең сәбәпләрен бераз аңлаган төсле булдым…

* * *

      Әмирхан ага белән ешрак очрашу, якыннанрак аралашулар 90нчы елларның башына туры килде һәм даими диярлек

Скачать книгу