Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 3

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов

Скачать книгу

яшьтәге кешеләрнең, ягъни замандаш аксакалларымның берсе Әмирхан ага Еники булгандыр. Аны беренче мәртәбә 1962/63 уку елында үзебезнең фәнни түгәрәгебезнең бер утырышында якыннан күргән һәм, түгәрәкне оештырып йөрүчеләрнең берсе буларак, танышып та калган идем.

      Әмирхан аганың очрашуга килүе очраклы түгел иде. Соңгы вакытларда әдипнең кайбер әсәрләре тирәсендә студентлар арасында да фикер алышулар, хәтта бәхәсләр булгалый иде. Бигрәк тә күптән түгел дөнья күргән «Рәшә» повесте тирәсендә. Кайберәүләребез әсәрдән соклануларын белдерсәләр, икенчеләребез андагы кайбер образларның, фикерләрнең социалистик реализм принципларына туры килеп җитмәвен әйткән булалар. Мондый төрле карашлар бигрәк тә тәнкыйтьлерәк фикерләр яңгырауга, хәзер уйлап карасам, рәсми матбугаттагы төрле чыгышлар сәбәп булгандыр… Һәрхәлдә, бездә аның белән очрашу, үзен тыңлап карау теләге туган иде. Шуңа күрә укытучыларыбыздан Ибраһим ага Нуруллин, әдип белән сөйләшеп, аның ризалыгын алган иде.

      Кышкы суык, зәмһәрир дип әйтерлек көннәрнең берсе булуга карамастан, түгәрәк утырышына студентлар күп җыелган, шуңа күрә гадәти уртача зурлыктагы аудиториядән киңрәгенә күчеп утырган идек. Күпчелек пәлтәдән, хәтта туннан. Әмирхан ага үзе дә шактый җылы киенгән – костюм астыннан калын свитердан, галстук-мазарсыз. Шулай да чын интеллигент кыяфәтендә…

      Гадәттәгечә, бер студент аның иҗаты буенча кыскача доклад кебегрәк бер нәрсә укыды, аннары сораулар, чыгышлар, фикер алышулар китте. Кайбер бәхәс сыманрак нәрсәләр дә яңгырады. Аларның берсенә минем бер сүзем дә сәбәп булды шикелле: сүз уңаенда әдипнең кайбер әсәрләрендә, әйтик, «Рәшә» повестенда артык хислелек бар» диясе урынга «сентиментальлеккә урын бирелә» дигән идем шикелле. Башка шәрикләремнән ике-өч кеше, киресенчә, чын әдәби әсәрләр «шулай сентименталь булырга тиеш» дигән фикерне алга сөрделәр, юкса, диделәр, күпчелек әсәрләр «бик коры», хиссез, шуңа күрә «җансыз» килеп чыгалар… Кыскасы, әдәби атамаларның, төшенчәләрнең мәгънәләрен җитәрлек дәрәҗәдә аңлап бетермәү шундый предметсызрак бәхәскә сәбәп булган иде. Моның шулай икәнлеген әдипнең үз чыгышы бик гади һәм ачык итеп күрсәтте.

      Әмирхан аганың чыгыш ясавы, сөйләү өслүбе дә бик үзенчәлекле икән. Ул, тавышын күтәрмичә генә, салмак сөйләр, фикерләрен катгый карар рәвешендә кистереп әйтмәс, бәлки, үзеңә дә уйланыр өчен урын калдырыр. Аның үзен тотышы, сөйләве чын интеллигентларча иде.

      Күпләгән сорауларга җавап бирә-бирә, шактый озак сөйләде ул. Минем истә уелып калган фикерләренең берсе әлеге «сентиментальлек» хакындагы бәхәс кисәгенә карый иде. «Менә бер чыгышта, – диде ул, – минем хискә бирелү күп, хәтта әсәремдә сентиментальлек чагылышы барлыгы хакында әйтелде кебек. Әгәр шулай икән, бу яхшы түгел, билгеле. Мин үз әсәрләремдә андый сыйфатның булуын теләмәс идем. Икенче бер чыгышта, киресенчә, әдәби әсәрләр хиссез, коры булмасын иде, дигән фикер яңгырады. Димәк, мәсьәлә бик үк гади түгел икән. Әйе, җәмәгать, шуны да онытмыйк: кеше дигән җан иясенең эчке дөньясы, күңел, хис дигән нәрсәләре дә бар бит әле. Көндәлек гадәти тормышта булсын, башка катлаулырак шартларда

Скачать книгу