Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 6
Әмирхан аганың реакциясе: «Шулай ук дип әйттеме?!» – дигән сораудан ары узмады. «Ләкин Гомәр Усмановның сүзләрендә бер төгәлсезлек бар: 1930 елларда университет ректорлыгына профессор Гыйлем Камай билгеләнгән була», – дидем. Моңа каршы да Әмирхан ага: «Шулаймыни?» – дигән сорауны кабатлады. Аны тагын да гаҗәпләндерергә теләгән төсле, мин: «Ике-өч айдан соң аны төрмәгә ябалар… Аның билгеләнүе министрлык югарылыгында махсус әмер-фәрман белән расланмады микән, әллә «халык дошманы» н билгеләү кәгазьләре юк ителгәнме, һәрхәлдә, киң таралган ректорлар исемлегендә Гыйлем Камай исеме очрамый диярлек», – дип, темага йомгак ясап куйдым.
Әмирхан ага тагын дәшмәде…
Административ эш корбаны булып, ректораттагы кысан бүлмәмдә кәгазь боткасында чүпләнеп утыра торган көннәрнең берсе иде. Телефон шалтырады. Әмирхан ага Еники икән.
– Карагыз әле, – диде ул, исәнлек-саулык сорашкач, аннары уңайсызланган кебегрәк тавыш белән: – Әгәр сезнең янга Наҗия исемле бер ханым барып чыкса, кабул итәрсез микән?
Мин җавап биреп өлгергәнче, Әмирхан ага өстәп тә куйды:
– Борчылмагыз, сезгә артык мәшәкатьләр тудырмас ул…
Олы гына яшьтәге гади кыяфәтле кеше булып чыкты ул Наҗия дигән ханым. Тәкъдим ителгән урынга татар хатыннарына хас бер тыйнаклык, әдәплелек белән килеп, урындыкның кырыена гына утырды. Алда университетка керү имтиханнары булганга, мин таныш мәсьәлә буенча сөйләшергә Әмирхан аганың катнашы булуын да исәпкә алырга әзер идем. Ләкин кунагым, үгезнең мөгезеннән алгандай, сүзне бөтенләй көтмәгән темадан башлап җибәрде:
– Сезнең китапта Хөсәен Фәезхановның мәдрәсәләр хакындагы әсәре югалган дип язылган. Ялгышрак әйтелгән шикелле…
Мин «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы» дигән русча китабымда әйтелгән дәлилләрне, Хөсәен үлгәч, «Ислахы мәдариснең» («Мәдрәсәләр реформасы») кулъязмасын Шиһабеддин Мәрҗанинең соратып алдыруын, 1915 елда аның исән булуын, 1929 елда Сәет Вахиди әйткәнчә, берничә ел элек Мәрҗанидән калган йорт-җирнең, галим китапханәсенең дә янып бетүен – барлык белгәннәремне тезеп киттем. Наҗия апа сабыр гына тыңлап утырды да әкрен генә тавыш белән кырт кистереп әйтеп куйды:
– Алар хакында китабыгыздан укыдым инде… Шулай да Хөсәен Фәезхан әсәренең кулъязмасы исән-сау! Үз күзләрем белән күргәнне әйтәм.
– Кайда, кайчан күрдегез?!
– Казанда. Мәрҗанинең оныгының улында… Мин үзем дә анам ягыннан Шиһаб хәзрәтнең оныгыннан туган кыз булам. Минем әти Таһир Ильяси иде…
Утырган җиремнән шуып төшә яздым. Беравык тел-авызларым коргаксып, өнсез-сүзсез калдым. Ниһаять:
– Ул кулъязманы миңа да… күрергә мөмкинме соң?
Наҗия