Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 7

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов

Скачать книгу

мәҗбүр булган вакытта, бу кулъязмаларны Урта Азиягә, Сәмәрканд шәһәренә алып китәләр. 1970 елларда алар яңадан Казанга кайталар. Даниялның әнисе Разия Шиһаб хәзрәтнең углы Борһанетдиннең кызы була. Әтисе ягыннан аның тамырлары Фатих Әмирханнар нәселенә барып тоташа, дип аңлатты Наҗия апа. Аның үз әнисе Нәгыймә исә Мәрҗанинең кызы Галиядән туган икән. Галия исә Таһир Ильясиның никахында була. Шәҗәрәләр, аларны белү хикмәте менә шулай серләрне ачып бирде!

      Мәгърифәтле нәселләренә – Мәрҗаниләр, Әмирханнар, Ильясилар нәселе вәкилләренә хас туганлык мөнәсәбәтләренә хөрмәт, ихтирам хисе кыйммәтле тарихи ядкярләребезне менә шулай саклануын, ниһаять, табылуын тәэмин иткән икән. Яшәсен туганлык хисе, туганлыкка хөрмәт хисе!..

      Егерме елдан артык җир теттереп эзләгән, мәгәр таба алмаган, ахыр чиктә табудан өмет итмәгән кулъязмалар үзләре менә шулай мине эзләп килделәр, искитәрлек дәрәҗәдә көтелмәгән табыш булдылар. Күп булды минем гомеремдә төрле табышларга ирешеп сөенгән бәхетле минутларым, ләззәтле сәгатьләрем. Төрле сирәк, кыйммәтле кулъязмалар, уникаль документлар, ярлыклар, энҗе төсле җырлар, хикәятләр, дастаннар… Әмма алар арасында 1986 елның 6 июнендә Наҗия апа белән Даниял Әмирханов бүләк иткән изге сәгатьләрем аерым урын алып тора. Һәм шулай торып калачак та! Рәхмәт аларга!

      Ә аларны миңа Әмирхан ага җибәргән, димәк, рәхмәтнең иң зуры Әмирхан Еникигә тиеш. (Аның «Наҗия дигән ханым» өчен гафу үтенгән төсле аудиенция соравы һаман колак төбендә яңгырап торган сыман…) Юкса ул кулъязмаларның һаман да хосусый сандык төпләрендә ята бирүе (болай да илле еллап яткан бит) яки берәр китапханә яисә музей киштәләренә менеп, тыныч кына тузан җыеп ятулары да бик ихтимал иде. Ә иң тырышып, иң озак эзләгән кешесенә шулай үзләре эзләп килделәр. Аксакал әдипнең юнәтүе буенча.

      Рәхмәт Әмирхан ага Еникигә!..[3]

      Мин ул көннәрдә Наҗия апаның Әмирхан агага кем булуын белми идем әле. Соңрак кына Әмирхан аганың беренче хатыны үлгәч, тол калган карт әдипнең Наҗия Ильясия белән никахлашкан булуларын аңладым. Белмәвем өчен үзем гаеплемен, күрәсең. Кайчандыр шәхескә кагылышлы тиешсезрәк сорау биреп авызым бер пешкәнгә күрә, мин шуннан соң Әмирхан агага аның шәхси тормышына бәйлерәк сорауларны бирми идем.

* * *

      Йомшак холыклы, бервакытта да кешегә бәрелерлек итеп сүз әйтмәс, үз фикерләрен яклап бәхәсләшкәндә дә кызмас, әдәплелек, зыялылык сыйфатларын һәрвакытта саклый ала торган кеше иде Әмирхан ага. Күпләр аны шулай хәтерлидер. Ошамаган, килешмәгән сүз-гамәлләргә карата ул күп очракта, белгәнебезчә, мәгънәле рәвештә дәшми калу гадәтенә ия иде. Әмма, кирәге чыккан чакларда, тоткан җиреннән умырып алгандай итеп, гадәти йомшак сүзләр белән дә кистереп әйтә алу сәләтенә дә ия булган икән ул. Бер мәртәбә миңа моны ишетү һәм күрү очрагы насыйп булган иде. Миңа гына да түгел. Галимнәрдән, әдип-язучылардан беркадәр халык җыелган бер тантаналы зыяфәт мәҗлесендә, ягъни банкетта булды андый хәл.

      Ресторанда уздырылган зыяфәткә җәмәгатьчелекне Илбарис

Скачать книгу


<p>3</p>

Бу табыш хакында минем тәфсиллерәк язмаларым да бар: Сөембикә. – 1994. – № 5; Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 301–308 б.; Хөсәен Фәезханов. Тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2006. – 306–613 б.