Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов страница 15
Гомәр аганың барып чыкмаган аңлашу һәм әңгәмәгә чик куярга теләве сизелде: «Ерак җирләрдән килеп, үз халкыбызга хезмәт итүегез матур күренеш, әлбәттә… Китергән китапларыгыз өчен рәхмәт. Күзләрем начар булса да, караштыргалармын аларны».
Наратлы
2008, июнь
Гыйбрәтле язмышлар[5]
Хәй Хисмәтуллин (1895–1977) һәм Якуб Агишев (1899–1972)
Була шундый кешеләр: бер караганда, алар синең тормышыңа, язмышыңа әллә ни тәэсир итмәгән кебек. Гади танышларың сыман гына шунда. Ләкин син нигәдер аларны бер дә онытмыйсың, оныта алмыйсың. Вакыт-вакыт булса да, аларның гадәт-холыклары, әйткән сүзләре хакында уйланасың. Фәлсәфәләрен, тормышка карашларын, эш нәтиҗәләрен тулысынча үз итмәгән, кабул кылмаган хәлдә дә исеңнән һич тә чыгармыйсың аларны. Кылган гамәлләрен, әйткән сүзләрен үз вакытында әллә ни җитди кабул итмәгән, хәтта үзләреннән бераз көлгәләп йөргән булсаң да, аларны гел истә тотасың.
Димәк, элегрәк үзең әллә ни сизмәсәң дә, тәэсирләрен татыган булып чыгасың.
Андый, үзләренә күрә кызыклы дип әйтимме, гыйбрәтле дип бәялимме икән, «җитди һәм сәеррәк» кешеләр, бу очракта, дөресрәге, картлар, гадәттә, күп тә түгелдер, аз да булмастыр. Ихтимал, һәрвакытта да җитәрлек буладыр андыйлар. Минем үз тормышымда шундыйрак булып тоелган берничә картның хатирәсе һаман да күңелдә саклана. Үз вакытында көлкелерәк тоелсалар да, хәзер төптәнрәк уйласаң, алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән.
Шулардан, әйткәнемчә, ике картны мин аерата истә тотам. Аларның берсе – университетның татар бүлегендә эшләгән укытучыларымнан доцент Якуб ага Агишев, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Хәй, дөресрәге, Габделхәй ага Хисмәтуллин.
Икесе ике төрле, бер-берсенә бөтенләй диярлек охшамаган кешеләр. Буй-сыннары, бит-кыяфәтләре буенча да башка. Ләкин аларны бер үк вакытта нәрсәдер үзара якынайта да, охшашрак итә дә иде. Нинди сыйфатлары белән шулай бер-берсенә охшаганнардыр алар – анысын хәзер дә төгәл өзеп әйтә алмыйм.
Уйлануларым һаман дәвам итә.
Алар белән аралашуы, сөйләшүе дә күңелле һәм җиңел була иде. Яшь араларыбызда зур аерма барлыгына карамастан, кордашлар кебек шаярышып алгалаган вакытлар да булгалый иде.
Бәлки, истәлекләремне бераз тәртипкә салып, кәгазьгә төшерсәм, үзем өчен дә аңлаешлырак булыр. Башкаларны да, ихтимал, уйландырыр.
Болардан Хәй Хисмәтуллин белән элегрәк, үзен күргәнче үк танышырга туры килгән иде.
1956–1957 елларда, әле Казахстанда яшәгән чакта ук, Казан университетына укырга керергә ниятләгәч, миңа татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп программалары нигезендә әзерләнә башларга кирәк иде. Казаннан, «Книга – почтой» хезмәте аркылы соратып, татар мәктәпләре өчен чыгарылган дәреслекләр алдырдым. Чөнки
5
Авторның шәхси архивында саклана.