Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Мандариннар / Мандарины - Ландыш Абударова страница 4

Мандариннар / Мандарины - Ландыш Абударова

Скачать книгу

да яраткан җырчыларына уңнан-сулдан күчтәнәч ташыды. Белүемчә, элегрәк тамашачылар артистларга чәчәк бүләк итәләр иде, хәзер стандартлар үзгәргән икән. Хәер, минем күптән инде татар концертында булган юк икән. Кечкенә чакта авылга Әлфия Авзалова килгәч, әни апа белән икебезне ияртеп алып барган иде. Анда да мин барабан каккан тавышка куркып елагач, апа кире өйгә кайтарып куйган иде.

      Теге компания бии торгач, сәхнәгә үк менеп китте, исерек авызлары белән артистларны үбеп төште. Җырчы әфәнделәр баштарак үзләренең җырлары белән шулай дәртләндерәбез дип уйласалар да, соңрак ялгышуларын аңладылар булса кирәк: җырларын башкаруга артык сүз озайтып тормыйча, тизрәк сәхнәдән таю ягын карый башладылар.

      Мин инде яртысыннан ук Кәримнең кабыргаларын терсәгем белән капшый башлаган идем. Кәрим генә «җиде йөз сумлык билетлар бит, утырыйк инде» дип түздерде. Сабырлыгым дүрт сәгатькә җитте дә төкәнде.

      – Кәрим, әйдә кайтыйк, мин сине виски белән сыйлыйм, арыдым, тагын ун минуттан артым квадратка әйләнә. Кайтмасаң кал, мин киттем. – Шулай дип ялына торгач, Кәрим риза булды. Алдагы рәттәге компаниягә карап авыз суларын корытып утырган Кәримгә «виски белән сыйлыйм» диюем дә тәэсир итте бугай.

      Без акрын гына кузгалдык. Янәшәдәге капкорсаклы бер абзый гына: «Бик күңелле бара бит, кая ташлап китәсез инде?» – дип елмаеп калды.

      Кәрим янәшәдәге пассажир урынына утырган да турсаеп бара. Хәтта куркынычсызлык каешын да эләктермәгән.

      – 700 сумлык билет өчен тагын 500 чыгарып саласың була, – дим моңа.

      Ул илтифат итмәгәнгә салыша. Уф, кияүгә чыкмаган карт кыз кебек кыланмаса да ярар иде, рульдә дигәч тә мин – ир-ат, ул янәшәдә булган өчен хатын-кыз түгел бит инде. Моның, канына тоз саласы килеп, алдагы машинага зур тизлек белән якынлашам да кинәт тормозга басам. Кәрим утыргычка ябыша, аяклары белән тормозга баскан галәмәте чыгара, үзе бөтен көченә акыра:

      – Ты дура, Кәримова, хочешь убиться – без меня, ладно!!! – Ул ни өчендер урысчага күчә.

      – Адреналин, – дим, елмаеп кына. – Бәлки, яшисе килү теләгең уяныр, югыйсә янәшәдә тораташ утырадыр кебек тоела.

      – Ну, менә сиңа кем түзсен соң шушындый холкың белән?! – дип сүз башлый Кәрим.

      – Син түзәсең бит. Әле 700 сумыңны жәлләмичә концертка да алып бардың.

      – Стерва, шушы сүзне әйтми калып булмый идеме инде? Мин сине азрак татар җыры, татар моңы ишетсен дип тырышкан булам тагын.

      – Кәрим, ишетмәдем бит, нәкъ менә татар моңын ишетмәдем бүген, – дип, Кәримне тагын да кыздырып җибәрәм.

      – Син башта ук скептикларча карашта идең. Син үзгәрмисең… – Ул тәрәзәгә таба борылып утырган була. Мин газга тагын да ныграк басам.

      Кәримнең турсаюыннан тәм таба башлыйм. Аны тагын да ныграк котыртасы килә.

      Сөйләшүебез өйдә дәвам итә.

      – Юк, син әйт әле, нәрсәсе белән ошамады сиңа бу концерт? – Кәрим тынычлана алмый,

Скачать книгу