Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Мандариннар / Мандарины - Ландыш Абударова страница 5
– Соңгы вакытта Филүс Каһировны ишеткән бар, дискын алырга иде әле. Чыктымы икән?
– Чыкты бугай, ул миңа да ошый. Ә Салават? Яратасыңмы син аның җырлавын?
– Миңа ул үзе ошый, – дим мин һәм кычкырып көлеп җибәрәм. Бу Кәрим кебек агач милләтчеләргә тема гына бир, шундук бәхәскә кереп китәләр. Кая ул, аның кебекләргә идеология бир, юләрне гыйбадәт кылырга мәҗбүр ит кенә, маңгаен яра дигән кебек, сукырларча шуңа иярә. Кәрим дә милләт чире белән авырый: яхшымы, яманмы – аерып тормый, иң мөһиме – татарча булсын. Мин аны үзен интеллигенциягә санап, журналистның барлы-юклы акчасына канәгать булып яшәвен аңламыйм, халыкның башын катыруда тәнкыйтьлим, ул исә миндәйләрне рухи бушлык тудыруда гаепли. Җитмәсә, безнең кебек кулланучыларны бернәрсә дә җитештермәүче вампирларга тиңли. Форсат чыкканда, ул үзенең фикерләрен белдерергә ашыга, мәйдан булса, тизрәк сөйли башлый. Шуңа да ул борын төбендә виски салынган бокалны күрмичә дә кызып-кызып бәхәс куерта.
– Әйдә, татар җыры өчен! – дим мин, ниһаять.
Без күтәреп куябыз. Икенче тост – Филүс, өченчесе – Салават, дүртенчесе татар милләте өчен күтәрелә. Кем өчен генә эчмибез, әмма шушы кичкә көн буена тырышып әзерләнгән туташ, ягъни минем өчен бер күтәреп кую уе Кәримнең башына кереп тә чыкмый, ичмасам.
Виски минем аңны томаларга өлгерә. Мин Кәримгә кофе тәкъдим итәм, ул миңа утырып кына торырга куша, үзем пешерәм, ди. Бераздан ул алдыма яңа пешкән хуш исле кофе белән чынаяк китереп куя. Кофе өстенә корица сипкән. Мин бер генә йотам да ваннага юынырга кереп китәм. Виски мәкерле уеннарын уйный башлый, ахрысы, мин биттән макияжны сөртеп алырга пенканы таба алмый гаҗиз булам. Югыйсә һәрнәрсә үз чираты белән үз урынында тора иде бит: башта пенка, аннан тоник-лосьон, төнге крем.
Шулай да мин үземне кулга алып, юынып, өстемне алыштырып, йомшак халатымны киеп, янә кухняга кереп утырам. Кәрим берни булмагандай кофе эчә, әйтерсең лә бер шешә вискины мин берүзем эчеп бетергәнмен.
– Син бизәнмәсәң дә бик чибәр, Зөлфия, – ди ул, озаклап мине күзәтә. Кәрим күптән инде миңа гашыйк. Әмма шул ук вакытта хисләрен белдерергә дә курка. Ул әкрен генә минем чәчләремнән сыйпый, бит очларына кагылып үтә. Мин күзләремне йомам. Тәнгә ниндидер бер рәхәтлек тарала. Кәрим кыюланып китеп, якын ук килеп утыра да кулларны үбә башлый, йөзен минем учларга терәп, битеннән сыйпата. Эчке бер тавыш миңа торып китәргә куша, әмма мин урынымнан кузгалырга иренеп Кәримнең ихтыярына буйсынам…
Иртә белән янымда мыш-мыш килеп берәүнең йоклаган тавышына уянып китәм. Күзне ачканчы аның кем икәнен төшенергә тырышам. Алдагы көн искә төшә. Кәрим! Ачышыма инанырга теләп тизрәк күзләремне ачып карасам, янымда шәп-шәрә бер ир ята. Чыннан да Кәрим. Абау, мин дә шәрә. Кәрим дөньясын онытып җәйрәп төшеп йоклый. Мин аның кулы өстенә ятканмын. Башымны күтәреп, кулын читкәрәк алып куям. Минем төн төсле зәңгәр атлас тышлы мендәр өстендә аның ап-ак кулы мәрмәр кебек күренә. Бу тәннең җәй көне – пляж, кыш көне солярий кебек нәрсәләрне күргәне бар микән?