Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Мандариннар / Мандарины - Ландыш Абударова страница 9
– Тime for coffee, – ди ул исәнләшкәнче үк.
Ул яныма ук килеп басып мониторга күз төшергәнче, тиз генә «Косынка» ны ябарга өлгерәм. Минем нишләгәнне күрми торсын әле!
Тагын ун минуттан без беренче каттагы буфетның барында утырабыз. Мин латте кофесына заказ бирәм, Эдуард капуччино ала. Ул үзенең ялларының ничек үтүе турында сөйли:
– Ә беләсеңме, бу ялларда без кайда булдык?
– Кайда? – дигән булам, гәрчә мине бу егетнең ялларда кайда, кем белән нәрсә эшләве кызыксындырмый диярлек. Гадәттә, алар гел бертөрле үтә: ул атна саен бик күп акча туздырып ял итә. Һәм шул турыда атна саен нәкъ шушы урында миңа отчёт бирә. Мин аны, гадәттә, игътибар белән тыңлаганга сабышып, ул пауза ясаган урыннарга «Ух ты!», «Вау», «Какой ты молодец!», «Супер!» кебегрәк сүзләр кыстыргалап куям. Иң мөһиме: буталмаска һәм аның соңгы сүзенә карап туры килгәнрәген сайларга гына кирәк. Шуңа да ул мине кызыклы әңгәмәдәш дип таба.
– Абзаковода тау чаңгысында шудык! – ди ул һәм минем күзләрдән сокланулы-кызыгулы мәгънә эзләп пауза ясый.
Миңа артистланып утырырга туры килми: шул мизгелдә бармен алдыма латтены китереп куя. Мин сөтле кофе исенә ләззәтләнеп күзләремне йомам. Эдуард үзе теләгән реакцияне күрмәгәч, сүзен дәвам иттерергә дип авызын ача. Мин шунда «Вау!» дип куям. Ул бу аваз ияртеменең аның сүзләренә каратамы, кофегамы икәнен аңламыйча бер-ике мизгелгә аптырап кала, әмма дәвам итә:
– Анда хәзер яңартканнар, бу атнада үзем дә яңа чаңгыларымны алып барган идем. Тәэссоратлар – супер! Син күз алдына да китерә алмыйсың! Адреналин – море! It is wonderfull! – Эдуардның янып торган күзләренә карап, ике тонга югарырак тавышын тыңлап, озакламый бу буын авызын хисләр белдерергә генә ача башлаячак дигән фикергә киләм.
– Чынлапмы? – дигән булам.
Эдуард горур рәвештә җавап бирми, канәгатьлек белән капуччиносының күбегенә өрә.
Безне Ленусик чакырып ала. Биш минуттан оперативка башланачак икән. Дүшәмбе болай да авыр көн, ә монда оперативка, диләр.
Оперативкага соңга калган кешенең «сөякләрен юып алу», – гадәттә, киеренкелекне йомшартып җибәрә торган бер чара. Шуңа да кем дә булса соңга кала икән, моны яхшыга юрарга кирәк. Җыелыш вакытында да уклар күбрәк аңа юнәлгән була. Шуны без интуиция, хәтта ки инстинкт дәрәҗәсендә тоеп, «оперативка» диюгә ашыга-кабалана башлыйбыз. Соңга калсаң, гадәттә, алдагы ярты сәгатьтә мондыйрак сценарий буенча яшәп аласың: коллегаларың, икейөзле адәм