Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 36

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

грек йөзендә? Язмышы белән шаярып, орышларда катнаша… Юк, Агасике шикле кеше түгел, аны Төн илләре халыклары кызыксындыра. Ләкин ул аларны күрмәячәк, хәтта бер сәүдәгәрне дә күрми китәр. Ул бары тик угорларны күрер. Ә угорлар үзләре Төн халыклары белән сәүдә итәләр… Әйе, Агасике үз кеше, ә менә Илтотар шаманны һич кенә дә аңлап бетермәле түгел иде. Кичә Кызкуыш туе булыр алдыннан теге убырлы карчыкны яклап маташты. Бүген дә әнә бер читтәрәк бара, баһадирга якын да килми. Баһадир Илтотарны калдырырга кушмады, үзе белән алды. Дөрес, кичә төптәңре җибәргән балдакны күргәч, шаманның күзләре әллә нишләп китте, баһадир алдына килеп баш орды… Алай да шикле кеше иде шаман.

      Сәфәр чыгар алдыннан Илбарыс уң кулы Ташбулатка әйтте:

      – Шаманны бер мизгелгә дә күзеңнән яздырма, – диде.

      Юл елга яры буйлап өскә күтәрелә. Шаманга да, алостаз Дәянга да юл таныш бугай, бара бирәләр. Хәер, бу җәйләүләр— Болгар биләмәләре.

      Ниһаять, куе урманны чыктылар, туктап, атларны утлауга җибәрделәр, үзләре дә ашап алдылар.

      Көне буена бардылар, бер генә кеше дә очрамады. Бары тик кичкә таба гына зур болынга килеп чыктылар, болын тулы мал-туар иде. Көтүчеләр ят кешеләрне күреп качып киттеләр. Ике алып аларны тотарга итте, әмма тапмадылар. Шунда баһадир ике сыерны суярга, казан асарга кушты.

      Ашап-эчкәннән соң, баһадир дүрт якка да каравыл алыплар җибәрде. Йөзбашлар, җыелышып, мәзәк сөйли башладылар. Алостаз Дәян белән грек Агасике уйга калганнар, шаман моңлы итеп курайда уйный, уң кулы Ташбулат ярым тавышка гына курай моңына кушылып җырлап утыра.

      Баһадир болын буйлап китте. Болын төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән, аяк астыннан чикерткәләр сикереп чыга, янәшәдәге куакларда кошлар сайрый. Илбарыс баһадир тархан Адай турында уйлады. Күрде бит баһадир, сизде бит: курыкты Адай аңа Мангыш тархан кызын күрсәтергә, үзенә алыр дип курыкты. Ләкин Адай белми иде Илбарысның йөрәген кем биләгәнен, белсә, алай итмәс иде. Иллә ни генә булмасын, Мангыш тархан кызында Чәчкә чалымнары бар иде.

      Кызкуыш туена Адай бик матур киенеп килгән иде. Өстендә— җофар тиресеннән теккән күлмәк, аякларында— җиңел итекләр, маңгаен уратып зәңгәр тасма бәйләгән. Айгөл өстендә— кара күлмәк, башында – кызыл калфак, аякларында җиңелчә күн чүәкләр иде. Кыз рәтләп йөгермәде дә, егетне көтеп алгандай итте, аннары алар борылып килделәр. Кызның күзләреннән нурлар тама кебек иде. Чибәр иде кыз. Әллә соң Чәчкәгә охшавы белән артык чибәр күрендеме ул Илбарыс баһадирга?

      Кызкуыш туеннан соң, бераз гаҗәпләнә калып, баһадир уң кулы Ташбулаттан сорап куйды: «Син нигә берәүне дә кумадың?» – диде. Ташбулат бертын зәңгәр һавага карап торды, шуннан соң гына: «Бездә кызларны атта куалар, баһадир», – дип җавап кайтарды.

      Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кодрак илхан баһадирга: «Төн илләре халыкларыннан сак бул, баһадир. Башта илбашлары белән сөйләш, кирәк икән баш ор, ничек тә күңелләренә юл тап. Киләсе җәйләүгә

Скачать книгу