Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 9
– Аксакаллар, кавханнар, минем биш угланым, кызым Чәчкә бар. Чәчкә кызымның Тәңре теләге белән язмышы хәл ителде. Инде хәзер мин җәйләүләремне угланнарыма бүлеп бирергә булдым. Истәлекче, бу юлларны алтын белән яз: өлкән угланым Батбайга аланнар иле, миңа буйсынган тау ягы халыклары булыр; Кодрак илханга – Өске Кирмән, Төн илләре җәйләүләрем; Аспарух илханга – Урта Итил, Тын елга җәйләүләрем; Балкыр илханга Түбән Итил буе көтүлекләрем, миңа буйсынган Даду даласында яшәүче халыклар булыр. Аслан төпчегем бире кайтыр. Мин әйттем, аксакаллар.
– Тәңрем, Тәңрем, Тәңрем… – дип кабатлап торучылар булды.
– Кызым Чәчкә, кил әле бире. Сез дә, илханнар, яныма килегез. Чәчкә кызым, бир Батбай абаңа менә бу бер учма укны. – Хан кызына бер учма ук бәйләме бирде. – Бир, кызым, Батбай абаңа учманы.
Батбай илхан горур төстә түргә узды, сеңлесе кулыннан бер учма укны алды.
– Инде сындыр, Батбай илхан, шул учма укны, – диде Кубрат хан.
Батбай учма укны тезенә салды, сындырырга маташты. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртенде, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма учма укны сындыра алмады.
– Булмый, атам, – диде Батбай һәм, маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде.
– Хәзер син ал, Кодрак илхан, – диде хан.
Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодрак илхан зур-зур атлап килде дә сеңлесе кулыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, буйтур бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты – учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады. Төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм-берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг хан кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты.
– Угланнар-илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәмяшәгез. Бердәм, тату яшәсәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын да кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып яшәсәгез, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса, җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны кылыч белән турап ташларлар,