Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 19
– Төкле аягың белән, балакаем! – диде имам хәзрәтләре, кулын ычкындырып.
Җангали исә аның кулын кыса, нидер әйтергә теләгәндәй итә иде. Җангалинең кыланышы, кулын кысуы, кулының дымлы булуы Сөембикәнең тәмам зиһенен чуалтты, шул ук вакытта кулын тартып алырга да кыймады. Калганын аз хәтерли Сөембикә, гелән төштә кебек узды каршы алу мәлләре. Җангали аңа нидер әйтте, кайдадыр әйдәде. Шул мәлдә Сөембикәнең мизгел эчендә күз алдыннан күргән-белгән егетләре, таныш-белешләре үтте. Җангали хан, аның булачак ире, аларның берсенә дә охшамаган иде.
Ләкин икенче мәлдә инде ул киявенә елмайды, ягымлы итеп дәште, исән-имин тордыгызмы, диде бугай. Ул Йосыф бәк кызы иде. Сөембикә ни өчен бирегә килүен яхшы белә. Аны бирегә атасы җибәрде. Ә сөйкемле кызы Сөембикә беркайчан да атасы сүзеннән чыкмаячак, чыкмас та, Җангали – хан, Казан мәмләкәте ханы, ә ул ханбикә булыр, Казан мәмләкәтенең ханбикәсе. Атасы аңа кат-кат: «Хатын – елга, хан – аның яры», – дип әйтте. Елга ярларына буйсынып ага. Аллаһы Тәгалә аның язмышын үзгәртмәсә, ул да агар, бәлкем әле, ташулар килгәч, ярларны да җимерер, үзенә яңа юл салыр.
Казанда Искәндәр өчен яңа тормыш башланды. Казан халкы аңа ошады. Тик гаҗәпкә калганы шул булды: аны берәү дә чит итмәде. Сарайда дәрәҗәле мөгаллимнәр санында йөрде, хәтта мәчеткә дә кереп чыккалады, әмма муеныннан тәресен салмады, мөселманнар алдында тора салып чукынмаса да, рухы, җаны, тәне булган Гайсә пәйгамбәрне еш кына исенә төшерде, авыз эченнән генә булса да, «рәхмәтеңнән ташлама» дип ялварды. Искәндәр ислам диненең җисмен белми иде. Изге юлдан язмас өчен, шайтан котыртуына каршы догалар укыды, мәкердән сакланды. Көненә биш тапкыр намазга утырган татарларны ул гомумән аңламады, артык диндар кешеләрне фанатикларга тиңләде.
Көннәрдән бер көнне олуг кенәз воеводасы Василий Пенков аны үз йортына чакыртып алды. Ошбу воевода хакында тәгаенләп ишеткән булса да, Казанга килгәннән бирле күзенә күренгәне юк иде әле. Аннары ул воевода белән кызыксынмады да. Җангали ханны «тегене болай ит, моны тегеләй ит» дип өйрәтеп тора дип сөйләделәр. Шулай сөйләсәләр дә, Искәндәр аны хан янында бер тапкыр да күрмәде. Хан диван җыйганда, гадәттә, мәҗлестә шәех Мансур, Булат бәк Ширин, аның хатыны Хөршидә, карачылар, угланнар утырырлар иде. Ул, гомумән, дәүләт эшләренә, биредә барган сәяси