Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 20
Искәндәр бүген ял итә. Җәмилә аңа сарайга килергә кушмады, ханбикә Юныс абасы урнашкан Арча каласына юнәлә, диде. Бик әйбәт, Искәндәр, ниһаять, олуг кенәз воеводасын күрер. Ни әйтер аңа воевода, хан өстеннән күзәтүче, ханга киңәш биреп торучы адәм? Ниндирәк зат воевода Василий Пенков, киләчәккә уй-максаты нидән гыйбарәт? Аннары, нигә аңа ханбикәнең мөгаллиме, ул гынамы колы? Абасы аны ханбикәгә кол итеп биреп җибәрде бит. Аннары ул – митрополит кешесе, аңа бары тик ул боера ала…
Искәндәр тәрәзә каршына килеп басты. Тышта кар ява, ялкауланып калган кар бөртекләре алпан-тилпән килә-килә очынып җиргә төшәләр, җир өсте инде ап-ак, ә кар бөртекләре һамантөшәләр дә төшәләр. Чарасыздан, ирексездән, ни теләптер, бер Хода белә.
Искәндәр акрын гына киенде, тышка чыкты, ап-ак карга басты да тынып калды. Учын җәеп салды, кар бөртекләре учына төштеләр дә шундук эреп юкка да чыктылар. Сәер, кеше гомере дә шулай бит. Ходай Тәгалә аны сиңа бирә һәм, тели икән, ала да. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ди Җәмилә туташ. Аллаһы Тәгалә Газраилгә адәми затларның җаннарын тәннәреннән аерып алу йөген йөкләгән. Ул һәр адәмнең ошбу дөньяда ризыгы бетүен алдан белер һәм җанын алырга килер. Кыямәт көндә җан белән тән тагын очрашырлар, дип аңлатты. Әйе, карны да Аллаһы Тәгалә яудыра, җирне дә ул яшәтә, сине дә – һәммәсен дә. Әйе, Искәндәр, сиңа биргән гомерне дә кайчандыр Газраил фәрештәләре килеп алачак. Тик бүген әҗәл бер нәрсәне аннан ала алмас – мәхәббәтне. Хәтта Аллаһы Тәгалә дә адәми затның мәхәббәтенә изге хис дип кагылмаган.
Воеводаның йорты хан сараеннан ерак түгел, Искәндәр шунда таба атлады. Кемнәрдер аңа каршы булды, ул аларга баш иеп сәлам юллады, хөрмәтләп дәште, изгелек теләде.
«Василий Пенков, Василий Пенков, – дип тәкрарлады Искәндәр. – Ниндирәк кеше син? Ни йомышың төште ханбикә мөгаллиме Искәндәргә?» – дип уйланып барды Искәндәр. Аны бирегә агасы Пётр Тургенев җибәрде. Митрополит Даниил белән сөйләшеп, төп максатын үзе дә белеп бетерми бугай. Бүген Даниил юк, вафат дигән булдылар. Искәндәр төпченмәде. Вафатмы, монастырьга илтеп япканнармы, аңа барыбер иде. Митрополит Даниил урынына Новгород вә Псков рухание Макарийны билгеләгәннәр. Имеш, бүген яшь кенәзне ул күзәтә, ул тәрбияли. Митрополит Макарий бала кенәзне рухи ата Сильвестр кулына биргән икән дигән хәбәр иреште. Ошбу хәбәр килеп ирешкәч, Искәндәр нигәдер: «Димәк, яшь кенәзне диндар итеп тәрбияләячәкләр, – дип уйлады. – Инде ахыры гына хәерле була күрсен. Бишектәге баланы бишкә үзгәртеп була, диләр. Чөнки ил башында диннән коты алынып яшәгән кенәз утырса, урыс халкына яман булып куюы бар».
Һава саф, очына-талпына төшкән