Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 34

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

бераз чамалый, Казан тәхетенә Юныс морза да тоҗрый. Аталары да шулайрак әйткән бугай. Әйе, бу кешеләрнең Сафа Гәрәй ханны Казан мәркәзенә бөтенләй кертмәүләре дә бар. Эшләр шуңа таба бара. Шул ук вакытта Сөембикә дә, һичшиксез, Казан тәхетендә утыра алыр иде. Утыра бит әле Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинская, утыра. Аннары казанлыларның Сафа Гәрәй ханны кабул итүләре дә икеле. Казанлылар хикмәтле халык, берәүгә дә бил бирергә теләмиләр – мөстәкыйль вә тәүгечә бәйсез яшәргә исәп тоталар. Сөембикә моны аңлый, шуңа омтыла, ә менә Юныс морзаның төп максаты тәхет яулау булса кирәк. Һәрхәлдә, Искәндәргә шулайрак тоела.

      Шунда кисәк һич көтмәгән хәл булды, әллә артында күзе бар инде, Юныс морза кисәк борылды да:

      – Бу имгәк нигә монда, туганый? Нигә яныңда тотасыңбу карчыганы? – диде һәм, тагын да үҗәтләнә төшеп: – Нигә кирәк бу имгәк сиңа, кяфер башы белән нигә тәхет ягында утыра?!

      – Кяфер түгел инде ул, без аны үз арабызга кабул иттек. Мөселман ул хәзер, ислам динен кабул итте, шәех үзе раслады, – диде тыныч кына Сөембикә.

      – Әйдә, миннән калсын, әмма Сафа Гәрәй хан тәхеткә утыра кала икән, бу имгәкне сарайда яшәтмәс, туганый.

      – Кабат әйтәм, абам, имгәк түгел ул, минем мөгаллимем. Рәнҗетмә син аны! Мин аның аша Мәскәүдәге бөтен булган хәлләрне белеп торачакмын. Аннары ул миңа урыс телен өйрәтте, мин хәзер урыс телендә аның кебек үк укый-яза беләм. Кирәк миңа бу кеше, туганый, кагылма аңа.

      – Хуш, яши бирсен, – диде Юныс морза, йомшара төшеп. – Мин болай гына. Ходайкол угланга ачуым чыгудан гына. Еландай телләрем чыгарып әйттем, воевода Василийны кулыңнан ычкындыра күрмә, дидем. Ә ул, камырбатыр, аны гына түгел, тегеңә Җангали ханны да биреп җибәргән. Мин бит белеп торам, Җангали хан Мәскәүгә үзе теләп китмәгән, аны әсир итеп алып киткәннәр. Бәйләп-богаулап. – Юныс морза янә Искәндәргә таба борылды: – Һәм монда синең дә кулың уйнамады микән, кяфер зат?!

      – Сөйләмә тузга язмаганны, туганый. Искәндәр гел минем янда булды. Җангали хан үзе теләп китмәгән булса, аны Казаннан берәү дә кумады. Димәк, хан курыккан, тәхетенә әйләнеп кайтырга курыккан! Урыслар килерләр дә баш бирмәгән өчен аягыннан асарлар дип курыккан. Йә булмаса аны үтергәннәр. Урыс воеводасы Василийдан барысын да көтәргә була. Үтергән булсалар, мин аның өчен күз яшем белән елармын, инде үзе теләп качкан икән, намазлыкка утырып каргармын. Олан гына булса да, Иван кенәз дә кичермәс аны. Мин аңа яратып кияүгә килмәдем, туганыем, мине аңа кияүгә чыгарга атам мәҗбүр итте. Үзең беләсең, мин атам сүзенә каршы килә алмадым, хөрмәтем зур иде. Атам теләгенә иреште, мин – Казанда, син Арчада утырасың. Калганын Аллаһы Тәгалә кулына тапшырыйк. Бүген Казан мәмләкәтенә акыллы, кыю, батыр, үзбаш фикер йөртә торган хан кирәк…

      – Андый хан бар – Сафа Гәрәй. Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга җыенмый торгансыңдыр бит, туганый? – диде Юныс морза, елмаеп. – Бишенче хатынга алса гына инде.

      Сөембикә яулык очы белән йөзен каплады, бертын дәшми торды. Юныс морза, уңайсызлану тоеп, бер урында таптанып алды,

Скачать книгу