Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 54

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

дим. Кенәзне дә алып китәм дигән идең ич! Калдырасыңмыни?..

      Ясавыл Гавриил тамгачының изүеннән эләктереп алды һәм күтәргәндәй итте.

      – Әй, син, сасы көзән, телең тешлә. Ә кенәзне бакчаңа чыгарып күм. Кара аны, кеше-кара күрмәсен, өең көл итәрмен, үзең мал урынына чалып, этләргә ташлармын…

      – Йа Хода, йа Хода, Гавриил, – генә дия алды тамгачы Сираҗи.

      – Капкаң яп, берәүгә дә ачма! Ә син, хан, әйдә, кузгал!

      – Мине кая алып барырга исәбең, ясавыл?

      – Атлан атка. Ныклап караңгы төшкәнче, капкадан чыгып калыйк. Син – сәүдәгәр, мин – синең колың. Искәрдең, хан?

      Җангали хан килешеп ияк какты һәм атка атланды.

      – Ясавыл, – диде ул, ниһаять, берара киткәч, чөнки Арча капкасына якынаеп киләләр иде инде. – Мөгаллим Глазатый кая?

      – Глазатый кирәк булдымыни сиңа, хан? Ул күптән инде Сафа Гәрәй хан табынында утыра. Өйләнә хан, синең ханбикәңә өйләнә. Ә мин сине Мәскәүгә алып кайтып, кенәгинәгә тапшырырга тиешмен. Борчылма, кенәз Василий әйтмешли, ул сине рәнҗетмәс.

      – Мине берәвегез кенәгинә кулына тапшырды инде, ясавыл.

      – Кыюсың, хан. Артык кыюсың. Василий кенәз дә дөнья байлыгын кочагына тутырырга иткән иде, колачы җитмәде. Нәфес шулай итә ул. Мин кем идем аңа – ясавыл, йомышчы. Башта хатыным тартып алды, аннары үземне эт итте. Хәзер әнә кабер ташы да күрмәячәк. Кеше рәнҗетү гөнаһтыр, хан. Якының рәнҗетсәң, үзең дә рәнҗерсең, дигәннәр борынгылар. Без синең белән бүген үк кирмәннән чыгып китәрбез. Борчылма, барысы да сөйләшенгән. Син биргән алтыннарның файдасы тиде. Ходай Тәгалә адәм баласына явызлыкны да, изгелекне дә бер чама кылырга кушкан. Ә Василий кенәз исә гел явызлык кына кылды.

      – Аны бирегә мәрхүм кенәз билгели түгелме соң?

      – Сине дә, сине дә, Җангали хан. Барысы да минем күз алдымда булды. Ләкин тереклек гел син дигәнчә генә бармый шул. Кичәле-бүгенле кала тулы урыс сәүдәгәр вә гаскәри иде, бүген күзгә сөртергә мин калсам калганмындыр. Мин дә таеп ятам әнә, урыслар мәнфәгатен яклаучы Җангали син дә. Үзең казыган коега төкерүдер инде бу. Урыс тарафдарлары Булат бәк белән Хөршидә бикә дә дөнья белән бәхилләштеләр. Турады, турады Сафа Гәрәй хан урысларны.

      – Әсирләрне дәме?

      – Ю-ук, әсирләргә тимәде. Бармыни ул Казанда әсир?! Урыс коткысы гына бит, руханилар хәйләсе. Әйдәгез, христианнар, Казанга яу барабыз, диндәшләребезне коткарабыз дип, халыкны гына котырталар лабаса алар. Юк ул Казанда әсир, барысы да иректә. Телисең – иген ик, телисең – итек бас, тире илә. Бәлкем, шәрык төркеме хакимияткә менгәч, эшләр үзгәрер, урысларга әсир дия башларлар. Син тәхеттә утырганда, Җангали хан, Казанда бер генә урыс әсире дә юк иде.

      – Калдыр мине биредә, ясавыл Гавриил. Мин сиңа гомерем буена игелек теләрмен.

      – Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Син – минем коткаручым. Сине кенәгинә каршына алып кайтканда гына, мине кеше рәтендә йөртәчәкләр. Василий кенәз мине эт иткән иде инде. Сер булса да әйтим, ул минем Дүнәшәмне көчләп алды. Хәзер ул карлыгач аның йортында тора.

Скачать книгу