Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 63
– Эч, хан, сөт эч. Кичә артыграк эчеп ташлагансың, күтәреп йөртергә туры килде үзеңне.
– Син кем?
– Федотка мин, Федотка Бурлак. Хәзер сезне алырга киләләр. Бөек кенәгинә, олан кенәз кабул итәчәкләр. Тор, хан, җыен. Мин хәзер юынырга су китерәм.
Җангали хан көч-хәл белән торып утырды, ләкин янә башы әйләнеп китте һәм урынына кире ятты. Тик тагын күтәрелде, аякларын сәндерәдән салындырды. Ул арада, зур агач коштабак тотып, хезмәтче Федотка керде.
– Юынып ал, хан.
Җангали теләр-теләмәс кенә юынды да торып киенде, Федотканың күзләренә карады.
– Ясавыл Гавриил кая?
– Аны иртән иртүк кенәз уятып алып китте. Кенәгинә янына бугай. Сезнең арттан да җибәрәчәкләр, хан. Башта ашап-эчеп, тамак ялгап алыгыз.
– Ашыйсы килми, күңел болганып тора.
– Берәр хәмер эчегез. Этне – эттән, бетне беттән кудыралар.
– Аз гына салып бир булмаса, әллә нигә куллар да калтырап тора.
Хезмәтче Федот бер кружка эчемлек тотып килеп тә җитте. Җангали хан күтәреп эчим генә дигән иде, күңеле болганып, аяк астына косып җибәрде.
– Зыян юк, зыян юк, хан. Була торган хәл. Кенәзем еш кына коса. – Федот як-ягына каранды да: – Чүрәкәй бәк килеп китте. Сезне яманлады. Саклан, хан. Сез анда Казан морзаларын яклап чыккансыз икән ич. Яман, яман, хан. Аллам сакласын. Җир җитмәгәнгә ил дә җитмәс, ди. Мәскәүдә дә ызгыш, тәхет өчен талаш бара. Халык кенәгинә Еленаның минем хуҗам белән багланышын яратмады. Мине базарга да чыгармый башладылар, урамга чыксам, «Сөйрәлчек хезмәтчесе!» дип, күзем дә ачырмыйлар. Яман, яман Мәскәүдә, хан. Владимир байлары үзләренә тарта, митрополит Даниилны хур иттеләр.
– Ни булды митрополитка?
– Каядыр сөргәннәр диме. Мәхшәр инде менә, мәхшәр, хан. Владимир байлары Шуйскийлар җитәкчелегендә митрополит Даниилга бәйләнә башладылар. Имеш, каты бәгырьле, имеш, күп кешене нахакка төрмәләрдә черетә, аякларыннан чылбырларын, муеннарыннан калыпларын алдыртмый. Яман, яман Мәскәүдә, хан.
– Син, Федот, мине коткара алыр идеңме?
– Ничек, хан? – Федот ашык-пошык чукынып алды. – Җитмәсә, сез, хан, басурман. Басурманга ярдәм иткәнсең дип, митрополит сөягем төрмәдә черетер.
– Мин сиңа күп итеп алтын бирер идем.
– Анысы булмастыр, хан. Минем хатыным, балаларым бар. Үзем бакыр бер тиен тормасам да, балаларым алтын бәһаседер.
– Мин сине Кирмән-калага алыр идем, хатының, балаларың да. Бер кайгысыз яшәр идең.
– Сезгә бер киңәшем бар, хан. Василий кенәз аягына төшегез. Ул хәзер боярлар башында, Василий Шуйский.
– Мин кенәз Шуйскийга хат язам, син аны илтерсең. Ул минем әтием белән дустанә-тату яшәгән, бергә яу йөргәннәр.
– Анысы, бәлкем, кулымнан килер, хан. Языгыз, кылганы булыр. Мин хәзер каләм-кәгазь китерәм.
Хезмәтче