Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 80

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

югалттык. Казанлылар килгән хәлдә полякларны Краковка кадәр куган булыр идек».

      Кенәгинәнең ни турында уйлавын белгән кебек, кырында утырган дьяк Ваарлам:

      – Күп кешенең башына җитте инде бу митрополит, государыня, сезне дә куркыткандыр әле. Озак чыкмый торгач, гелән курка калган идем. Казанны кулыгыздан ычкындырдыгыз дип гаепләдеме?.. – диде.

      – Гаепләп үк бетермәде дә, зарланды. Аннары акыл сатты. Ә акыл дигән нәрсә барча кешегә дә соңарыбрак килә икән шул, Ваарлам.

      – Шулайдыр, шулайдыр, государыням. Тик бер нәрсә турында онытмасак иде: барыбызга да Аллаһы Тәгалә каршына барасы, хәтта митрополитка да. Чөнки адәм баласы ошбу дөньяга бары тик кунакка гына киләдер.

      Елена Глинскаяның җитди мәсьәләләр турында сөйләшәсе килми иде, ул:

      – Ә без синең белән изге атакайдан кунактан кайтып киләбез, Ваарлам. Ходай ялчысының үзендә кунакта булдык. Тик сыйлаганы гына тамактан үтми йөдәтте.

      Дьяк исә күчәрбашка:

      – Һәй, син, кибәкбаш, җилләтебрәк алып кайт әле! – дип кычкырды.

      Кушаяклап чапкан атлардан урамдагы кешеләр куркынып диварларга сыенып калдылар. Өлгерми калганнары ат астында каласы иде. Беркөнне угланы Ваня үзе күчәрбаш урынына утыра һәм ике кешене таптата, әмма бу хакта кайтып әйткәч, Елена бары тик елмайды гына. Һәм: «Калганнарга сабак булыр, йөрмәсләр юл уртасыннан», – диде.

18

      Елена еш кына ир-канаты мәрхүм кенәз Василийны исенә төшерә. Әле булса хәтерендә: аның артыннан ике яучы – бояр хатыннары, кенәз Василийның энесе Андрей килделәр. Алдан биючеләр кузгалды, алар артыннан бояр угланнары, бояр угланнары артыннан рухани. Изге атакай кулында зур тәре. Урта палатага җитәрәк, Елена булачак кияве кенәз Василийны күрде. Ул олы иде инде. Мәгәр Василий кенәз аңа ниндидер күктән төшкән бер зат булып күренде. Василий кам таягына таянган, өстендә алтын-көмеш белән тукылган озын сырма, башында, Казанны яулагач, атасы алып кайткан кеш тиресе белән каелган алтын таҗ. Кенәз Василий бераз бөкрәебрәк басып тора. Елена аңа җитәрәк, кенәз башыннан таҗын салды, баш иде. Кенәзнең уң кулында Боярлар думасы башы Дмитрий Бельский. Ул чак кына түбәндәрәк, ә кенәз исә кызыл бәрхет белән тышланган күтәрмәдә, шуңамы озын гәүдәсе тагын да озынрак күренә. Кенәз тирәли баскан кырыклап кешене әллә күрде, әллә күрмәде Елена, рәтләп хәтерләми, ә менә кияү кенәзнең инде яшь булмавын, күз тирәләрендәге тирән җыерчыкларны, маңгаендагы кантарлы сырларны ап-ачык күрде. Ул башта ошбу заттан курка калды, ләкин кенәзнең елмаюга җәелгән иреннәрен күреп тынычлана төште, үзе дә елмайгандай итте, әмма елмаю килеп чыкмады бугай. Елена кенәз янәшәсенә басты, дөресрәге, бастырдылар, меңбашның хатыны (соңыннан аңа шулай дип әйттеләр) аларның икесенең дә чәчләрен тарады, аннары рухани никах укырга кереште. Ахыр көмеш табакка салып балдаклар китерделәр, табактагы ике шәмне кабыздылар. Ниһаять, аларны утырттылар. Чәчләрен тараган хатын алар өстенә колмак сипте, кияү белән кәләшнең өс-башлары колмак белән тулды. Кеш тиресеннән ясалган җилпәзә белән җилпеп тордылар,

Скачать книгу