Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 82

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

алып, Елена минем сөяркәм, ул сиңа һичнинди яманлык кылмаячак дип, бичара кенәзне Мәскәүгә алып килде. Андрей кенәздән коты алынып курыккан Елена сөйгәне Иван Телепнёвка шелтә белдерде, ә Андрей кенәзне зинданга яптырды. Аякларына богау салып, зинданга ташланган кенәз Андрей Телепага ышануына үкенепләр бетә алмады. Бу хәбәрне ишетеп, бер төркем боярлар кенәгинә Еленага үпкә белдерәләр, кенәзнең гаебе юк дип, тегене акларга маташалар. Зарланган боярларны кабул иткәндә, олан кенәз янә анасы янында утыра, янә барысын да хәтер орчыгына урый, барысын да истә калдыра. Ә анасы исә аны тәгаен шаккатыра, Андрей кенәз яклы утызлап боярны кулга алырга әмер бирә һәм кала урамнарыннан чыбыркы суктыра-суктыра уздырырга куша. Бу да аз тоела бөек кенәгинәгә, ул аларны Новгород юлындагы дар агачларына асып куярга һәм сөякләре таралып беткәнче җирләмәскә боера. Аның боерыгын карусыз үтиләр. Андрей кенәз исә, кыйнауга, рәнҗетүгә түзә алмый, зинданда җан тәслим кыла.

      Бөек кенәгинә Казан мәсьәләсендә тәмам пошаманга калды, Сафа Гәрәй хан урыс җирләренә яу артыннан яу йөри, Кострома җирләренә кереп, Засекин кенәзнең гаскәрен тар-мар итә, үзен үтерә. Бу хәлне ишеткәч, бөек кенәгинә Шаһгали ханга янә бүләкләр төяп җибәрде һәм казанлыларга каршы чыгарга гаскәр әзерләргә кушты. Әмма Шаһгали хан казанлыларга яу чыгарга ашыкмады, бүләкләрне алган, мәгәр җавабын тәгаенләп бирмәгән. Елена боярларны җыеп киңәште дә Литва белән тиз арада солых төзергә булды. Солыхны бик тиз тоттылар һәм Көнбатыштан гаскәрне кайтарып, санын алдылар да, һәммәсен дә барлап, 1537 елда Казанга таба кузгалдылар. Ул арада Сафа Гәрәй атлы гаскәре белән Муром каласына яу килә, каланы ала алмый, әмма якын-тирәдәге авылларны туздыра, талый, әсирләр җыеп алып китә. Ул арада Кырым ханы Сәхиб Гәрәй: «Казан – минем йорт ул, анда яу барасың икән, мин Мәскәвеңә яу кузгалам», – дип яный.

      Елена белән Думага җыелган боярлар болай хәл иттеләр: Казан тарафына киткән гаскәрне кире борырга, моның өстенә Сафа Гәрәй ханга илчеләр җибәрергә һәм солых төзергә…

      Бөек кенәгинә Елена Глинская үзе алып барган сәясәттән канәгать түгел иде. Әмма һични кыла да алмады, язмыш аңа һәрчак аяк чалып торды. Думада һәм тәхеттә җиде яшьлек угланы белән утырса да, дәүләтнең сәяси йөге аның өстендә иде. Вакыт-вакыт аның бу хакта кемгәдер зарланасы, үз-үзен кызгандырасы килә иде. Бар иде ул кеше – Иван Телепнёв. Елена ул кешене һәр көн диярлек зарыгып көтеп алды. Иван Телепнёвның аяк тавышларын ишетүгә үк, йөрәге калтырана башлар иде. Озынчарак буйлы, тутсыл йөзле, кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле сөйгәне Иван Телепа килеп керү белән тунын салып ташлар, кайнарланып, Еленаны кулына күтәреп алыр һәм ятагына алып керер иде. Зарланасы итми, бүген дә шулай. Сөешеп, назлашып күңелләре тәмам шаша башлагач кына, ул аны чишендерә башлар, Елена исә аның сәдәфләрен ычкындырыр, сабыры төкәнүен сиздереп, иреннәренә үрелер, суырып-суырып үбәр, тәмам дөньясын онытыр иде. Ни өчен соң әле ул «иде» дип уйлый, бу хәл бүген дә шулай ич. Менә бүген дә ул яңа чыгып

Скачать книгу