Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 86

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

иләсләндерә, әсәрләндерә. Синең чәчләреңнән җәйге болын чәчәкләре исе килә, тәнеңнән татлы бал ага. Шул исләргә, шул тәмгә мин илерәм, гайрәтем арта, чыдар әмәлем калмыйча сине назлыйм, сиңа сыенам һәм гүя күккә ашам. Синең бит алмаларың ай вә кояштыр, карашың тулы сихердер, толымнарыңа уралып мәрткә китәсе иде дә… Син, Еленушка, ятакта ут та, су да, татлы исерткеч тә. Белмим, син мине ничекләр кабул итәсеңдер, Еленушка, синең җаның, тәнең сусавын бассын өчен мин шушы мизгелдә шушында, синең ятагыңда мәңгегә калырга риза булыр идем.

      Елена сөйгәненең татлы сүзләрендә сихри тәм тоя, аны үбә-сөя, назлый башлый, ә ул исә:

      – Еленушка, ниләр белән түләсәм дә, синең бу назларыңның бәһасен кайтара алмамдыр.

      – Кайтарма да, Ваня. Синең мине шулай сөюең, шашынып яратуың миңа бик җиткән. Миңа синнән башка берни дә кирәкми. Син минем беренче мәхәббәтем булдың һәм соңгысы да булырсың. Миңа хыянәт итсәң, Ходай Тәгалә сине ошбу дөньяда яшәтмәс, үз янына алыр. Синең көчле кулларың мине кочканда, мин гүя күккә ашам, пәйгамбәрләрнең үзләре белән сөйләшәм кебек. Христианнар якынлык кылуны гөнаһка саныйлар. Бу дөрес түгел, түгел, Ваня. Гөнаһ кылу шулай татлы буламы, гөнаһ кылганда кеше шулай бәхет тоямы?! Ихласи мәхәббәт аша килгән бәхет гөнаһ була алмый, алмый, Ваня.

      – Мин синең йөзеңдә бөеклек күрәм, Еленушка, син минем бөек кенәгинәм генә түгел, син – минем җаным, тәнем дә…

      – Мин сиңа бала тапсам, Ваня?

      – Юк-юк, Еленушка. Халык моны аңламас, бу хакта белүгә, алар мине дә, сине дә харап итәрләр. Кара халык – кара сарык, диләр. Минем сине сөясем, синнән сөеләсем килә…

      – Син мине беренче булып алдың, Ваня. Җаным, күңелем, мәхәббәтем – һәммәсен. Василий да мине сөйде, ләкин мин аның кулында бары тик курчак идем, һәрхәлдә, үземне курчак итеп хис иттем. Ул минем тәнем белән песи баласы белән уйнаган кебек уйнады. Туймас хәлгә җитеп, ни кылырга белми ятар иде. Ирлек куәте түгел, ул аңарда бар иде, яшьлек гайрәте булмавына гасабиланып ятар иде. Мин бу хакта белер идем, мәгәр «Татлым, мин бары тик сине генә сөям» дип юатыр идем.

      Иван Телепнёв чалкан әйләнеп ятты, бертын түшәмгә карап уйланды.

      – Әйт әле, Еленушка, син мине чынлап та үлепләр яратасыңмы?

      Еленушка бер сүз әйтми ипләп кенә кеш юрганын бер читкәрәк этәрде, чалкан яткан Телепнёвның күкрәгенә капланды. Яшь кенәзнең күкрәген кара йон баскан, үзе дә ул кара бөдрә чәчле, тутсыл йөзле иде. Иң гаҗәбе: кай ягы беләндер мәрхүм ире Василийга охшаган иде. Тик Василий ак тәнле, коңгырт чәчле иде. Ләкин мәрхүм ире аңа таушалып өйләнгән иде инде, ул аңардан тәм тапмады, ә моңарда исә көч-куәт бөркеп тора, кайнар тәненә елышканнан елышасы килә иде.

      – Безнең дусларыбыз, аркадашларыбыз аз, Еленушка. Син шул хакта бераз уйлыйсыңмы?..

      – Безгә башта Казанны кайтарырга кирәк, Ваня. Җәй килүгә, мин сине анда яу җибәрәм. Курыкма, берүзең булмассың, яныңда Шаһгали хан, Василий Шуйскийлар булыр. Үзең анда

Скачать книгу