Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 87
– Син – бөек кенәгинә, Еленушка, син барысын да белеп, күреп торырга тиешсең.
Елена, халатын салып ташлап, ятакка сузылды, сөйгәненең кочагына иңде.
– Мин сине аңладым, Ваня. Мәскәү мең еллар сәүдәгәрләрдән уннан бер өлеш товар алып килә. Хәтерем ялгышмаса, моны беренче булып Василий кенәз боза. Һәм шуның белән бик нык ялгыша, сәүдәгәрләр Мәскәүне читләтеп үтә башлыйлар. Булдыра алсаң төзәт син ул хатаны, Ваня. Миңа исә, бөек кенәгинә буларак, тынычлык кирәк. Син – ир кеше, син аны тормышка да ашыр. Миннән фәрман алдың дип исәплә.
«Хуш, – дип уйлады кинәнә-кинәнә Иван Телепнёв. – Хуш, бусы да булды. Иң хәтәр дошманы Михаил Глинскийдан да ул шулай котылды. Ләкин тагын берәү бар әле – митрополит Даниил. Дөрес, аның да йорт баганалары какшый башлады, әмма рухи атакай моны күрмәмешкә сабыша, мәгәр күрсәтер әле күрмәгәнеңне сиңа Иван Телепнёв, рухи атакай, күрсәтер. Әлегә барысы да Телепа дигәнчә бара. Швеция, Польша, Ливония, Литва белән солых төзелде, каладыр Казан. Иң мөһиме Казандыр, ошбу дәүләт Мәскәүгә алтын күкәй салачак, ай саен, ел саен. Казанда барысы да җайда иде, Җангали хан бозып куйды. Хәзер барысы белән дә киңәшләшеп Сафа Гәрәй хан белән килешергә туры киләчәк. Чарасызлыктан, әйе. Тик бу адымны Дума боярлары аңлармы? Ул сакаллы сабыйларның күбесе җирдә тереклек итмиләр, һавада очалар кебек. Җир кирәк аларга, байлык, әсирләр… Василий кенәз дә ашыкты. Имеш, Казан – минем йорт. Шапырынуның да чиге-чамасы булырга тиештер шул. Әллә соң башта ике арада илчеләр йөртә башларгамы? Әйе, нәкъ шулай итәргә. Елена да килешер, килешми хәле юк. Тик кемне җибәрергә? Кем Мәскәү кенәзләренә җен ачуы чыккан гайрәтле Сафа Гәрәй хан белән уртак тел таба алыр?.. Бу хакта нык кына уйлыйсы булыр…»
– Әллә мәрткә киттең инде, нигә дәшмисең? – диде Елена, Телепнёвка елыша-елыша. – Чыршы янына да чыкмадык, ичмасам, өстәл янына утырыйк.
Бөек кенәгинәдән һәрчак татлы ислемай исе килеп торыр иде, Иван Телепнёв, тол хатынның калку күкрәген тоеп, кочагына алды.
– Минем сине кочкан саен кочасым килә, Еленушка.
– Ә минем кочылган саен кочыласым килә, Ваня. – Елена ирнең йон баскан күкрәгенә борынын төртте һәм, дәрт уятырдай хиссият тоеп: – Өшедем, Ваня, җылыт әле тагын бер, – диде.
– Анысы качмас, Еленушка.
– Мин сине беркемгә дә бирмәм, Ваня.
– Кем мине синнән аерырга тели соң әле? – дип, ярым шаярту рәвешендә сорады Телепнёв. – Кем?
– Газраил, Ваня, Газраил. Әллә нигә мин куркам, Ваня. Сине миннән аерырлар кебек.
– Ни өчен, кем? Кан дошманнарыбыз Михаил Воронцов, Андрей Старицкийлар күптән гүр ияләре инде. Без бәйләгән элмәк калганнарыннан да ерак тормый. Олы юл салганда, колач җитмәстәй агачларны да төпләп ташлыйлар, Еленушка.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив