Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 85
– Солтан безгә комачауламаса, кырымлыларга корал-гаскәр биреп Казан дәүләтенә булышмаса, безгә шул бик җиткән, Ваня. Мороз кенәзне мин кабул итәрмен. Мин ул кешегә ышанам, иншалла, ялганламыйдыр. Безгә, Ваня, үз тирәбезгә ышанычлы кешеләр җыярга кирәк. Кенәз Семён Бельский Польша короленең аягына барып егыла, дошманнарыбыз ишәя, Ваня, безгә дә сак булырга кирәк. Бигрәк тә баланы сакларга. Баланың авыруы хакындагы яман хәбәр халыкка җитмәсен иде.
Иван Телепнёв авызын ачып үзләренә карап торган Ваарламга күзләрен чекерәйтә төшеп карап алды һәм, югал күз алдымнан дигәндәй, башын чөя төште. Икәүдән-икәү генә калгач, бөек кенәгинәнең делкелдәп торган муен тамырыннан үбеп алды, Елена бөтен буе-сыны белән сөйгәненә сыенды.
– Табиб баланы үз ягына чыгарып салсын әле, Яңа елда икәүдән-икәү генә калыйк әле, Еленушка, – диде Иван Телепнёв, кенәгинәнең муенын кайнар сулышы белән пешереп.
– Ваарлам, – дип дәште күрше бүлмәдә утыручы дьякка Елена. – Бар әле, кереп кара, баланың хәле ничек икән?
Ваарлам карусыз килеп керде, ятак ягына узды, бераздан ул инде йокыга киткән баланы күтәреп алып чыкты, аңа табиб ияргән иде.
– Яхшы, әйбәт, барысы да әйбәт, кенәгинә, – диде алар яныннан үтеп баручы табиб.
– Нигә син, Еленушка, бик ышанасың әле бу сары шайтанга?
– Тимә аңа, Ваня. Ул әйбәт кеше.
– Кем?
– Табибың түгел, дьягың Ваарлам. Күзендә өмет юк аның, эче тулы зәһәрдер кебек.
– Күзеңә генә күренәдер. Әйбәт кеше ул. Тыңчыл.
– Кем тәкъдим итте үзен?
– Кем булсын, митрополит.
– Һәм син аңа ышандың?
– Кемгә?
– Митрополитка.
– Ул – безнең рухи атабыз, Ваня. Думада түрдә утыра. Боярлар аның сүзеннән чыкмыйлар, һәрхәлдә, сүзенә колак салалар.
– Мин дә колак салам, Еленушка, мин дә! Ләкин аны тыңлыйм, үземчә эшлим. Ул да канәгать, мин дә.
– Сиңа аны тыңлап үзеңчә эшләргә ярый, Ваня, ә миңа, бөек кенәгинәгә, ярамый. Мин – Иваным балигъ булганчы Рәсәй илбашы.
– Ә мин, мин кем соң?!
– Син минем сөйгәнем, бердәнберем. Мин бөтен эшемне сиңа ышанып тапшырдым. Бер генә илче дә, вәкил дә синең рөхсәтеңнән башка сарайга үтеп керә алмый. Шулай түгелмени, Ваня?
– Шулаен шулай, Еленушка. Тик менә дошманнарыбыз гына арта бара. Митрополит Бельскийларны Мәскәүгә кайттартты.
– Мин дә күз йомып тормам, Ваня. Мин бетерә алмаган дошманнарыбызны угланым юк итәр. Мин аны моңа әзерлим.
– Димәк, сиңа да, миңа да митрополит белән бәхәскә керергә