Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 10

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

башың чөеп читкә тайпылма! Чоры, заманы ул түгел! Институт кадәр институт галим кадәр галимне дүрт мең гектар сөрү җире булган колхозга җибәрә икән, моңа шатланырга, аны биш куллап каршы алырга кирәк иде сиңа. Ә син сырт кабартып маташасың тагы. Договорга кул куймый җибәргәнсең. Хакмы шул, Әдһәм? – дип, партком секретарена күз төшереп алды Хөснетдинов.

      Харисов килешеп баш какты.

      – Мәшәкать өстенә мәшәкать. Мин ул чор яңалыкларыннан— Садыйковтан да туйган идем инде. – Талип урыныннан кузгалмакчы булып караган иде дә кире утырды. – Нигә соң ул лабораторияне Садыйков үзенә салдырмады? Белә шул ул, сорнай…

      – Вакланма, Талип, вакланма, зинһар, дим. Дан өчен эшләмәсәң, һич югы, сан өчен эшлә.

      Талипның җәлпәк йөзенә кызыллык йөгерде, киң маңгаен ярып, буй җыерчык сузылды.

      – Туфрак бонитетлары бер булса да, Садыйковның танавына чирттек бит әле. Бөртеклеләрдән гектарына егерме биш центнер һәм кайбер кырлардан утызарны суктырып алдык, әмактаулы Садыйков егермегә дә җиткерә алмады.

      – Онытма, Талип, азмы-күпме ул «Берек» тә эшләп китте.

      – Агроном халкын эзләп торасы юк хәзер. Садыйков китте, икенчесе килде, ул да әнә шул ук хыяллар белән саташа. Моның да басуларны яңача бүләргә исәбе. Шуңа проект әмәлләп ята. Каршы килмәдем, әйдә, эшләсен, идарә утырышында тыңлап карарбыз. Күрәсез, Ирек Нәҗмиевич, мин яңалыкка каршы түгел. Әмма да бер «ләкин» бар. Үзкыйммәт! Садыйковта бер центнер икмәк җитмеш тиенгә төшә, бездә ул илле биш тиен генә булды. Әйтер сүзем шул: галим кадәр галим килмәсә дә, өйрәтүчеләрдән, белдеклеләрдән тук мин, Ирек Нәҗмиевич. Уңышның нигезе – туфракны эшкәртүдә һәм вакытында тиешле ашлама салуда.

      – Галим дигәнең сезнең якташыгыз түгелме соң, әле?

      – Булмагае!

      Талип бу сүзне әйтүгә, Харисов куырылып алды. Атасы кебек райком секретаре белән Талипның дорфа сөйләшүе бер хәл, алар еш кына шулай әйтешеп алалар. Ә менә Талипның бирегә килгән галим турында эре сөйләшүен ничек аңларга?

      – Әдһәм, син беләсеңме әле Карамалыга кем килгәнен?

      – Әюп абзый малаемы? Аны шул өлкәдә эшли дип әйткәннәр иде.

      – Үзе, – диде Хөснетдинов.

      Талип әле Хөснетдиновка, әле Харисовка карап-карап алды. Парторгның балаларча куанып китүе аңа сәер тоелды. Хөснетдиновның да елмаюын аңламады ул. Күп вакытта Хөснетдинов сүзеннән чыгарга базмый йөргән Талипның бүген бу ике секретарь белән ачуланышасы килә, һәм ул усалрак сүзләр эзли кебек иде.

      Талипкамы соң Харисовны аңлау! Авылга киләсе галимнең исемен белмәмешкә салышуы, Харисов өчен шундый кадерле булган кешенең улы турында сөйләгәндә, председательнең турсаеп утыруы тәмам ачуын чыгарды аның.

      – Талип, син төзелеш базасы оештыруга да каршы идең түгелме әле? Диспетчерлык оештыруны да бишкуллап кабул итмәдең. Бөтен нәрсәне акчага бәйләү, шуңа гына кайтарып калдыру бер дә бизәми сине, Талип, – Харисов куш йодрыгын өстәлгә куйды, Талипка

Скачать книгу