Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 9

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

калган әнисе тегеләрне саклый алмаган: Урта Азиядән ялга кайткан ике егеткә икесе тиң кияүгә чыкканнар да китеп барганнар. Шуннан Мидхәт берүзе бер өйдә утырып калган әнисе янына гына кайта торган булып китте.

      Институтны тәмамлаган елны Мидхәтнең әнисе сыер савуны ташлады, әллә шул ярамады, сырхаулап китте, больницага ятты. Күп тә чирләмәде, Мидхәт килгән саен: «Һәр көн Мөхәммәтуллам төшемә керә, үз янына чакыра, күрә алмасам, бәхил бул инде, балам», – дия башлады. Һәм Мидхәтнең диплом яклаганын да күрмичә дөнья куйды. Әле булса күз алдында Мидхәтнең: лекциядә утыра, телеграмма китерделәр. Телеграмманы район больницасыннан сукканнар. «Әниеңнең хәле бик начар, тиз кайт».

      Ә бит яшәгән хәлдә Мидхәт аны бирегә, Карамалыга алып килгән булыр иде.

      Тамчыны каршы алган ата-ана шатлыгын күргәннәнсоң, әнәшундый истәлекле уйлар үтте яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов башыннан.

3

      – Иптәшләр, озак юанасыз, сезгә кадерле булган вакыт миңа да кадерле, – дип каршы алды райком секретаре Хөснетдинов «Берек» колхозы председателе Талип Бикмуллин белән партком секретаре Әдһәм Харисовны.

      Кул бирешеп күрештеләр. Утырыштылар. Хөснетдинов, елан тиресенә охшаган кара-чуар галстугын бушатып, күлмәк сәдәбен ычкындырды. Секретарь нигәдер эсселәгән: җыерчыклы маңгаена бөрчек тир чыккан иде.

      – Сөйли башла, Талип. Лаборатория бинасы ни хәлдә, кайчан төгәллисез?

      – Төгәлләнеп килә инде ул…

      – Төгәлләнеп кенә киләме, төгәлләнәме?

      – Әллә соң райком тарафыннан оештырылган комиссия кабул итәргә тиешме ул бинаны?

      Хөснетдинов шакмаклы кулъяулыгы белән битен-муенын сөртеп алды һәм, Харисовка таба борыла төшеп:

      – Мин аңламыйм, Әдһәм, нигә Талип бу бинаны теләп төземәде? Сәбәбе нәрсәдә? Чынлап та, финанс ягы хөртиме әллә? – дип, конкретрак төпченергә кереште.

      Беренче секретарь Әдһәм Харисов белән «син» дип сөйләшә. Үзе китереп куйгангамы, Талипны да якын күрә. Кирәк тапса, ул аны кыздырып алырга да күп сорамый иде.

      – Лаборатория төгәлләнер, Ирек Нәҗмиевич, Бикмуллин аны эшләр. Җитәр кебек инде бабайлар тәҗрибәсенә генә таянып эшләү. Ниһаять, безгә дә җирләребезнең эчке серләрен өйрәнергә вакыттыр. Фәнни нигездә җир-туфракны культуралаштыру – чор, заман таләбе, без генә бу яңалыктан йөз чөерә алмабыз, әлбәттә…

      Харисов үз тавышын үзе тыңлап, ашыкмыйча гына сөйләде. Эшләү дәверендә ул бик күп райком секретарьларын күрде. Аларның бер ишесе бугаз белән алдырырга тырыша иде – ул чорны да кичерде Харисов. Икенче берәүләре йомшак җәеп катыга утыртырга һәвәс иде. Акыл сатып, фәлсәфә белән йөдәтүчеләрне дә, бөтен урам-тыкрыкларны өндәү һәм чакырулар, лозунглар белән тутырып, райком эшен шунда күреп мавыгуларны да күрергә туры килде аңа. Ә менә күп еллар өлкә комитетында эшләп тә, әллә үзе теләп, әллә кем тарафыннандыр тәкъдим ителеп, бирегә килгән, чыгышы белән Наратбаштан булган Хөснетдиновны һич аңлый алмый «Берек» колхозы коммунистларының башлыгы. Хөснетдинов

Скачать книгу