Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 55
Әллә нинди яман уйлар бораулап үтте офицерның зиһенен.
– Ханым!
Таҗылбанат ишеккә ташланды, әмма офицер аннан җитезрәк булып чыкты, хатынның чәч толымыннан эләктереп алды.
– Ханым, тукта әле. Мин синең кайгың уртаклашам… Нигә бу кадәр чәбәләнәсең соң әле?
– Җибәрегез, җибәр…
Офицер Таҗылбанатның биленнән эләктереп алды да, хатын ике кулын тиң аның күкрәгенә терәсә дә, көч белән кочаклап китерде.
– Йә, ир-зат күрмәгән сыман кыланма инде, ирең минем казаклар белән китте… Аннары мин сине үтерергә җыенмыйм, котың алынмасын…
– Әтием, әткәй!..
Таҗылбанат бәргәләнеп карады, әмма куллары артка каерылуга, офицерның һәммә хәрәкәтенә буйсынып, кисәк тынып калды, бары тик кан чәчрәп чыкканчы иреннәрен генә тешләде.
Нәкъ шулчак бусагада Гайзулла пәйда булды. Офицер аны күрмәде. Гайзулла, күз ачып йомганчы, офицерның кылычын суырып алды.
– Тор, хәшәрәт!
Офицерның гәүдәсе ниндидер мизгелдә тынып калды, икенче мизгелдә ул тормакчы итте, әмма тураеп та өлгерә алмый, аркасына кылыч кадалуын тойды. Ул яман итеп акырып җибәрде.
– Ой, стой! – дип өлгерде ул һәм, хәтта кем тарафыннан үтерелүен дә белмичә, йөзтүбән капланды. Аның гәүдәсен үтәли чыккан кылыч идәнгә кадалды, һәм офицер канатыннан бәйләнгән кош сыман талпынырга, үлем белән көрәшеп чәбәләнергә тотынды.
Гайзулла кылычны суырып алды да бар көче белән офицерның башына чапты. Офицерның баш чирәбе утын пүләнедәй икегә ярылып китте, өй эченә сасы ис, авыр кан исе таралды. Гайзулла кылычны янә баш очына күтәрде, әмма шунда, инде офицерның гәүдәсен дә тапарга дип кизәнгәндә, хатынына күзе төште. Таҗылбанат читкәрәк күчсә дә, әле булса тора алмый, күзләрен ачарга да куркып, дер-дер калтырап ята иде. Гайзулланың зиһене шулхәтле тиз эшләде, беренче туган уе: хатынын да турап ташлау булды. Ул хәтта Таҗылбанатының урталай чабып ташланган гәүдәсен дә күз алдына