Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 42
Нургалинең ФЗӨдән качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искәндәревнең чылтыратуы буенча «Кара Чыршы» колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә читкә карап кына күреште.
– Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар, – диде. – Югыйсә ФЗӨдән качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак – хәерле булсын. Әмма ләкин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк…
Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара-турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды…
Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.
…Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.
Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты.
Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы, станцияне яңгыратып, урманда йотылды:
– По ва-һо-на-а-м!
Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде, һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Кинәт Нургалинең күз алды алмашынгандай булды: станция алдында өтәләнеп арлы-бирле аның әтисе йөри иде. Нургали шул вакытта барысын да онытты. Үзенең солдат икәнен дә, паровозның инде пошкырып тормозларны ычкындырганын да истән чыгарды. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокза�