Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 40

– Йа Хода, мәдәт бир!
Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.
– Кайда яна?
– Безнең авылдамы? Күренәме? – дип, халык йөгереште.
Ул арада чәчүчеләр янына, ат атланып, Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт, үзен-үзе белмичә, арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.
Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.
…Кабер тирәсен кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук, Заһри кода тәкелдәп кайтты:
– Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде? Кайсыбызга әйтте икән карт кода?
Заһрига җавап бирүче булмады – авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.
Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына, авыру аңына килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды.
– Әти, әни, – диде ул, буыла-буыла, – Васфикамал! Малайны үстерегез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. Шулай әйбәт. Шулай…
Кем чакыруы беләндер килгән Хәбирә карчыкның сәке буеннан искергән, карлыккан тавышы ишетелде:
– Ясин… вәл Коръәнил хәким. Иннәкә ля минәл мөрсалинә галә сирател мөстәким…
…Кояш батканда Хәкимулла өзелде.
Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде.
Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. Ул идарә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлыккан, ул кыска җөмләләр белән өзек-өзек сөйли. Май кояшында аның күкрәгендә Дан ордены ялтырап ала.
Аның сүзләре кул