Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 32

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Яшәсен реализм!

      Унбиш көнлек ипи карточкасын онлата алсаң – өч кило дүрт йөз грамм он килә.

      Кышкы каникулга Әлтафи киндер капчыгының төбенә кадерләп кенә әнә шул онны салып кайтты.

      Урман почмагыннан чыгуга, бераз түбәндәрәк, Әлтафиның авылы күренә. Айга якын инде кайтылмаган иде – авыл үзгәргән. Авыл кар диңгезе эчендә калган, анда-санда күккә туп-туры төтен күтәрелә. Кайдадыр ыңгырашып капка ачылганы, чана шыгырдаганы ишетелә. Кырда эт тә юк. Хәер, куян эзе, бүре эзе аркылы да торкылы кар өстен чуарлаган, Әлтафи хәзер бүредән курыкмый. Бердән алып тугызга кадәр бүре күргәне бар аның. Баштарак курыкты. Ләкин хәзер Әлтафи тәҗрибәле. Кесәсендә калайдан ясалган сыбызгы һәм бер кап шырпы. Сыбызгы тавышы ерткычларны әсәртә. Ә инде ике-өч маякны йолкып алып, юлдан салам җыеп ут та ягып җибәрсәң – бүре халкы ут яктысыннан куркып элдертә генә. Соңгы елларда бүреләр арткач, алар турында әллә ниткән әкиятләр туды. Имеш, фәлән авылдан бер егетнең, кичкә кырын күрше авылдан кайтканда, каршына җиде бүре чыгып утырган. Егет читкә кереп әйләнеп узмакчы була – бүреләрнең берсе каршына төшеп утыра икән. Шулай җәфалангач, егет бер салам эскертенә барып, өстенә менгән. Бүреләр дә эскерт әйләнәсенә тезелешеп утырганнар. Егет эскертнең бер башына ут төрткән. Ләкин бүреләр тыныч кына читкәрәк китеп утырганнар һәм эскертнең янып беткәнен көтә башлаганнар. Иртәгесен кар басуында эскертнең каралып чокырайган урынында ике күн итек тапканнар: эчләрендә адәм аягы, ди. Чолгаулар арасыннан бер язу чыккан. «Мин, – дип язган, ди, – фәлән авылның фәлән, каршыма җиде бүре чыкты, эскертнең янып беткәнен генә көтәләр, бәхил булыгыз. Гөлниса, бәгырем, елама, үзеңә тиңнәреңне табарсың», – дип язган, ди. Имеш, күрше авылда төн уртасына кадәр басу түреннән бер адәмнең «агайла-а-ар, коткарыгы-ыз» дип кычкырганы ишетелгән, ди.

      Авыл фәкыйрь генә сулый. Кемнәрдер кое сиртмәсен чыгырдатып су алып яталар. Ачлык вакытында шул су дигән нәрсәне, су китерүне Әлтафи, гомумән, сөйми. Ни чуртыма ул суык су? Ашказаның пух итеп тормагач, кое суы, чишмә суы нигә? Ә халык су ташый. Сугышка кадәр суны һәр өйгә күпме ташысалар, әле дә шулай ташыйлар. Ә коеларда су кимеми. Ә чишмәләр һаман шулай берни дә булмагандай агалар.

      Өч кило дүрт йөз грамм он күтәргән Әлтафи авыл урамыннан бара. Аларның капка төбе көрәлмәгән. Капка кар тавы астында калган. Ат керәсе булмагач ничек тә ярый шул. Саламнан нигез салып, йортны Әлтафи үзе җылыткан иде көзен. Тәрәзәләр зәңгәрле-аклы булып каткан. Тәрәзә пыялаларында училищедагы географ сөйләгән бөтен флора, фауна бар. Әллә ниткән гигант абагалар, эвкалиптлар, әллә ниткән ихтиозаврлар, динозаврларның сурәте төшкән.

      Бозга катып каралган авыр ишекне ачып, Әлтафи өйгә керде. Әнисе суга барырга җыенып йөри иде. Мич арасыннан Әлтафиның кече энесе килеп чыкты. Төпсез ыштан кигән, ялан аякка әтисеннән калган озын кунычлы киез итекләрне киеп куйган, аяклары итекнең төбенә төшеп җитмәгән – атлый алмый. Борын асты юеш, үзе шат. Хәер, Әлтафилар нәселендә тормышның теләсә нинди шартларында да борын салындыручы

Скачать книгу