Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 42

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

белем алып кайткан Гыйззәтуллин урманның әнә шул романтик сыйфатлары югалуын бик авыр кичерде. Урман аңа бик кызганыч булып тоелды.

      Әмма авыл үзгәрмәгән диярлек. Читтә йөрү, белем алу уен эш түгел. Гыйззәтуллин барысына да фәнни-фәлсәфи күзлектән карый хәзер. Менә тарих укытучысы күп сөйләде: киләчәктә авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк, диде. Гыйззәтуллинны бу нәрсә борчуга салды. Кайчан бетәчәк ул аерма? Тарих укытучысы әйтә, сугыш тәмамлангач, бу процесс тизләнәчәк, ди. Ничек инде шушы чишмәләрне бетерәсең? Ә Гыйззәтуллиннарның бакча башындагы ак мунчаны нигә бетерергә? Дөрес, Гыйззәтуллин мунчага бик яратып йөрүчеләрдән түгел. Элек-электеннән бик сирәк керә иде ул аңа. Әмма керә! Мунча үзләренеке! Мунчадан чыгып мәктәпкә килгән көнне Гыйззәтуллинны бөтен мәктәп мыскыл итә иде. Мыскыл итәргә сәбәбе дә бар: кап-кара колаклы, колак тишекләрендә сабанга чыгарлык, чебиләгән кара куллы Гыйззәтуллин көннәрнең берендә кинәт кенә алсу яңаклы, матур кызгылт колаклы чип-чиста бер мөлаем малай булып класска килеп керә. Керә, һәм шуның белән дәрес өзелә. Класс шау итә:

      – Апа, апа, Гыйззәтуллин мунча кергән!

      – Апа, Гыйззәтуллинга яңа колак куйганнар!

      Дәрес беткәч, тәнәфес вакытында да бу тема сүндерелми: өлкән класс малайлары «чиста Гыйззәтуллинны» карарга киләләр…

      Ә шулай да авыл мунчасы шәп нәрсә инде. Сезнең җәйге эссе көндә авыл мунчасына кергәнегез бармы? Юынып чыгасың, аның алгы бүлмәсендә акрын гына киенәсең. Дөньяны кояш баскан, дөньяны кояшта җылынган кычыткан, алабута, мәче борчагы исе баскан. Алар мунчаның нигезендә тыгыз булып үскәннәр, тәрәзәсенең яртысын каплаганнар. Кайтышлый кычыткан баскан киртә буеннан барасың, анда сиңа таныш исләр, сиңа таныш бөҗәкләр. Бөтен нәрсә яшәмәктә, үрчемәктә… Ә мунчадан кайткач салкын әйрән суы?! Ә җәйнең матур көнендә озын арба җигеп колхоз фермасына юкә миллеге ташу?! Көндезгә кайтасың, чишмәгә ат сугарырга төшәсең. Атны эчерә белергә кирәк. Аның өчен сызгыра белергә кирәк. Көйләп кенә акрын гына сызгырасың, ә ат эчә-эчә дә, бераз эчкәч, авызлык тимерләреннән су тамызып, сиңа карап тора. Аннан тагын эчә башлый. Ә ат абзарларындагы кырык-илле атның берьюлы клевер мекердәтүе? Керәсең, коридордан барасың, син җигә торган ат әллә каян сиңа дәшеп тора. Шулар бетәргә тиешмени шәһәр белән авыл арасында аерма беткәндә? Ә ындыр артыннан бозау күчерергә барган, чиләк белән апара аскан, балта тоткан Әхмәтша агайны кая куясың? Авылның бер кисәге бит ул! Пускай бер колагы булмасын!

      Аннан соң урман тирәсендә яшәгән кешене нигә шәһәрләштерергә? Алар бөтенләй икенче төрле халык бит. Гыйззәтуллинның, мәсәлән, авылдашлары берәүгә дә охшамаган. Алар үзенчә. Бөтенесе кара янган, бөтенесенең кулы бирчәйгән, һәрберсеннән чыршы сагызы исе бәрелеп тора. Аз сүзлеләр. Аларга эш булсын. Алар кайгыны да үзләренчә кичерәләр. Дәшмичә генә. Сугышка халыкны озатканда авылда им өчен бер кычкырып елаучы булмады. Ә башка авылларда хәлләр булган. Училищеның тул

Скачать книгу