Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 41
Гыйззәтуллин яшь чакта урманда аю да булган, һәрхәлдә, алар урамындагы бер колаклы Әхмәтша карт дигән кеше шулай сөйли. Имеш, бервакыт урманда Әхмәтша карт, ауган агач өстендә ике аю баласының уйнап йөрүен күреп, иссез-акылсыз булып торган. Үзләре түгәрәк, үзләре сөйкемле, үзләре аңгыра сыман, ди, мер-мер килеп, берсен берсе төртеп төшереп уйныйлар икән. Авызын ачып торган Әхмәтша картның шул вакытта уң яңагына шундый итеп китереп салганнар, ул сөрлегә-сөрлегә алты-җиде метр йөгереп барып җиргә сеңгән. Нәрсә булганын аңламыйча сикереп торса, каршында арт аякларына баскан дәү аю тора, ди. Аны-моны уйлап бетергәнче, аю Әхмәтша агайның яңагына тагын берне шундый итеп биргән – бичара карт бөтенләй әллә кая очып китеп барып төшкән. Аңына килә алмыйча яткан. Аңына килеп урыныннан торса, бер колак юк, яңак сөяге үзенең урыныннан чыккан, бер күзе күрмәс булган, ди. Ана аю үз балаларын карап торганны әнә шулай ошатмаган.
Урман шундый хәлләргә бик бай иде. Кичен кояш баткач, бала-чага капка төбенә чыгып утыра иде. Шунда иртәгә кайсы тирәгә җиләккә барасы, кай тирәдә карлыган бик күп – шулар турында сөйләшенә һәм иртәге көнгә план корыла иде. Ара-тирә урмандагы төрле хәлләр турында да сөйләп алалар. Шул вакытта Гыйззәтуллин урман ягына карап ала: җәйге кыска төннең урман ягында инде аклыгы беленә, шул сыек аклык фонында дәһшәтле калын кара стена булып урман күренә. Ах, андагы серле куркыныч дөнья!
Элек шулай иде.
Сугыш башлануга, боларның берсе дә калмады. Ирләр бетте, атлар сирәгәйде, бөтен кеше кул арбасы ясатып алды. Урманнан утын ташу котчыккыч бер газапка әйләнде. Тәртә эченә керәсең дә, түбән карап, ат урынына тартасың да тартасың. Яңгыр ява, юл сөрелә, таулар очрый, һаман тартасың. Тәртә эчендә мәктәп баласы, буй җиткән сылу кыз, бер аягы гүрдә тора торган карт, карчык. Бигрәк тә җиткән кызлар моның белән каһәрләнә. Арбаларын юл өстенә ташлап, алар утырып елыйлар.
– Урмансыз җиргә кияүгә чыгарга гына насыйп булсын иде, анда да кеше яши бит, – диләр.
Бу сүзләргә Гыйззәтуллин баштарак юләрлек дип караган иде, ә менә хәзер, ил-җир күргәч уйлый башлады: чыннан да, бөтенләй урмансыз җирләрдә дә адәм баласы яши бит. Алар хәтта кул арбасының нәрсә икәнен дә белмиләр. Ничек алай була ала ул?
Урман, сугыш башлангач, рухи яктан корыды. Ни аю, ни бүре, ни бурсык… Каяндыр җиләк талаучы явыз малайлар килеп чыкты. Боларны башта лесничий Милюшин малайлары дип белделәр. Имеш, госпитальләр өчен җиләк киптерү заданиесе җиткерелгән икән, диделәр. Моның белән Әхмәтша карт кына килешмәде.
– Миләүшиннең малайлары – бик тәртипле егетләр, алар студиннар, начар эш эшләп йөрмәсләр, – диде.
Гыйззәтуллин кырык беренче елның җәендә бу талаучыларны үз күзе белән күрде. Башта куелыкта шырыйлап кычкырган, елаган тавышлар ишетелде. Урман әллә нинди тавышлар белән тулды. Гыйззәтуллин куралар арасында берүзе йөри иде,