Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 40

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

алда, каралты-кура таза, холык-фигыль уртача. Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була. Мәсәлән, Гыйззәтуллин үзе. Гыйззәтуллин җырлый белми, әмма аның күңеле тулы моң. Аның йөрәгендә һәрвакыт бер җыр яши. Гыйззәтуллинның күңеле гел шуны җырлый.

      Моңлы балага җитә ул,

      Күгәрчен гөрләсә дә, –

      дип кабатлый. Дөрес, моңлылыкның сәбәбен Гыйззәтуллин әле тагын бернәрсәдән күрә. Аларның авылы урманга терәлеп кенә урнашкан. Авылның кайсы гына капкасыннан чыгып китмә, ике чакрым юл үтсәң, – урман. Чишмә буенда уйнап аякларын чебиләтеп ике-өч ел уздырган адәм баласының шуннан алдагы яшьлеге урман белән бәйле. Гыйззәтуллин әллә кайчан ук, сугыш дигән нәрсә әле төшкә дә кермәгән заманда ук, беренче тапкыр урманга барган иде. Әтисе белән. Сезнең печән салган тимер ходлы арбада җәйге матур көнне ат белән урманда йөргәнегез бармы? Әтисе атны туарып, бер чыршы астына кертеп бәйләде – көн үзәгендә кигәвеннән шулай гына котыла аласың – үзе печән чапты. Гыйззәтуллин – ул вакытта әле аның фамилиясе юк, ул нибары Нурулла исемле бер малай иде – шунда биек-биек абагалар арасында йөрде. Урмандагы тавыш! Әнә карт юкә башыннан торып күке кычкыра. Әнә куелыктан «Көр-р-р!Көр-р-р!» дигән тавыш ишетелә. Әнә ана тилгәнне эзләп бала тилгән елый: «Пиль-дер-рек! Пиль-дер-рек!»

      Тагын әллә ниткән тавышлар…

      – Улым, сак бул, иске төп башында елан ята торган була, – диде әтисе.

      Гыйззәтуллинның саф миенә бу сүз мәңгелек булып уелып калды. Черек төп башында кояшлы көннәрне елан җылынып ята икән… Урман үзенең серле ерткычлары, җәнлекләре, кошлары белән бөтен бер дөнья иде. Кемдер печән җыйганда, имеш, кочагы белән печән алган икән, беләгенә кагылып, елан төшеп киткән. Ә бер авылның бер кыз җиләктән кайтышлый агач төбенә утырган икән, утыра торгач, изелеп йокыга киткән. Төшендә бик күп итеп су эчкәнен күргән. И эчә икән, и эчә икән, бер дә сусаганы бетми икән. Өенә кайткач билгеле булган: эченә елан кергән, ди. Бер генә доктор да чыгара алмагач, фәлән авылның фәлән карчыкка алып барганнар. Карчык теге кызга учлап-учлап тоз йоттырган. Эссе мунчага алып кереп, бик каты тирләткән. Эчәренә бирмәгән. Янына табак белән сөт куйган. Бераздан теге кызның бик нык эче бора башлаган, һәм, сусызлыкка чыдый алмыйча, теге елан сөтле табакка чыгып чумган… Ә фәлән абзый бер еланның балалаганын карап торган: ана елан агачның бер ботагына чолганып асылынган, ди. Үзе болгана-чайкала, чайкалган саен, бер бала эченнән чыгып җиргә төшә, ди һәм шунда ук шуышып китеп тә бара икән. Ә бер абзыйны атлы арбада барганда елан куган. Түп-түгәрәк тәгәрмәч булып ясалган да коточкыч тизлек белән алга таба тәгәрәп куа, ди. Урман белән ике арада бер сазлык бар. Анда чишмәле елга ага, таллар, камышлар үсә. Кара болыт белән давыл килгән вакытларда шул камышлык арасыннан әллә ниткән ыңгырашкан тавыш ишетелә, ди. Монысы аждаһа, имеш. Урманда елан гына түгел, бурсык дигән ерткыч та бик хәтәр нәрсә икән. Әллә кайсы авылның

Скачать книгу