Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 37

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

үзләренең уч төбендә кебек күзәтү астында икәнен. Белми. Одним словом, бу егетләр ошады миңа. Нүжәли шушындый шат чырайлы таза егетләр безнең җирдә кеше талап, бала-чага, карт-корыны атып йөриләр, мин әйтәм. – Сабир абзый авыр сулап тын ала. Аның тәмәкесе инде болай гына төтенли, ул аны суырмый да. Күзләрен билгесез бушлыкка тери, күз алмаларында мичнең кызгылт ялкыннары чагы-лып ала. – Шуннан нәрсә булды дип уйлыйсыз? Сәгать нәкъ унда ябык машина килеп туктады. Уен-көлке бетте. Урам буйлап фашистлар йөгереште. Шау-шу китереп халык җыйдылар. Картлар да бала-чага. Фашист солдатлары автоматларын таккан килеш стройга тезелделәр. Площадь тынды. Минем нервлар ычкынды бугай – дерелдим икән. Иске мунча селкенә башлады. Старший лейтенант шыпырт кына әйтә: ир кеше бул, Гарипов, ди. Хәзер, ди, болар җәза оештырачаклар. Әнә, ди, күр!

      Читкәрәк карасам – исләрем-акылларым китте. Баулар, колгалар асылган физкультура станы була бит әле?! Шуның бер бавына элмәк ясап яталар. Минем күзне әллә ниткән пәрдә каплады. Кыймылдарга ярамый. Ә тегеләр тыныч – иптәшләрне әйтәм. Алар инде әллә ничәнче тапкырын. Миңа нәрсә? Мин үз гомеремдә тавык суймаган кеше. Тәбегә койрыгыннан гына эләккән тычканнарны кызганып, ычкындырып йөри идем мин. Шулай ятабыз. Зур ләчәннекләре чыкты. Янында йөгерешеп офицерлар йөри. Ябык машинаны ачтылар. Кем чыкты дип уйлыйсыз? Куллары артка бәйләнгән күлмәксез бер ир. Кыйналган, бөтен тәне-бите кан, шеш, кара янган. Старший лейтенант биноклен сузды. Карыйм – таза гына бер ир. Кара чалбардан, күн итектән. Бер күзе агып чыккан бичараның. Төрткәләп элмәк астына алып килделәр. Элмәк астына бер полуторка кереп туктады. Баскыч китереп сөяделәр. Муенына элмәкне киерттеләр. Площадь тып-тын. Бераздан полуторкага өч-дүрт офицер менеп басты. Ялт иткән папкалары бар. Шунда берсе, папкасын ачып, фашист телендә нәрсәдер укый башлады. Безгә начар ишетелә. Игътибар беләнрәк тыңласак – янында берсе русчага әйләндереп тора икән. Аңладык. Кичә генә авылга партизан һөҗүме булган икән. Бу – партизан. Күрәсең, эләккән. Предатель табылгандыр инде – бөтенесен белеп сөйләгәндәй итте. Коммунист, ди, сугышка хәтле шушы зур авылда мәктәп директоры булган, ди, партоешма секретаре булган, ди. Күрдегезме? Мәктәп директоры – и шул кешене площадьта, балалар алдында. Мин бинокльне латыш егетенә суздым. Шуннан нәрсә булды дисез? Бик ачы тавыш белән үзләренчә нәрсәдер кычкырдылар да ыгы-зыгы килеп алдылар. Карыйм: машина кабинасына бер фашист кереп тә китте. Мин һаман өмет итәм әле, бу, дим, куркыту гынадыр. Халыкны өркетүдер, дим. – Сабир абзыйның куллары калтырый башлады. Ул яңадан тәмәке төрергә азаплана иде. – Шуннан машинаны кабызды ук бу. Газ бирде, кузгалмакчы була. Кабинадан башын чыгарып, кузовка карый. Ә теге директор тора, бичара, бер хәрәкәтсез. Менә берзаман машина кузгалды, теге бичара чайкалып китте. Мин күзләремне йомдым. Тешем тешкә бәрелгәнен хәтерлим. Шунда сизәм: пилоткам баштан чыгып маташа. Бу нәрсә булыр, дим?

      Без тын да алырга куркып тыңлыйбыз.

      – Сезнең «чәч үрә торды» дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Чәчләр керпе

Скачать книгу