Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 39
Бүген җыр дәресе ике сәгать.
Тәнәфестә кул сугыш уйнап бераз җылындылар. Кызлар, җылы эзләп, агартылмаган мичкә аркалары белән сырыштылар. Звонок булды. Салкыннан күгәреп туңган укытучы тагын пианино клавишаларына басты.
– Программа буенча без сезнең белән бүген «Ой ты, зимушка-зима» дигән җырны өйрәнергә тиешбез, – диде ул.
Ә тышта рәхимсез буран улый. Ашханә ачылырга нәкъ бер сәгать бар әле. Салкын класста төрле партада төрлечә сыек тавышлар – «до»лар, «ре»лар, «ми»ләр күтәрелеп, бер гомуми хор тәшкил иттеләр:
Ах ты, зимушка-зима,
Белоснежная пришла…
Эй, эй, ай да-люли,
Белоснежная пришла.
Бу җыр күңелләрне тагы да өшетте. Юк, моны элекке заманда толып яки чикмән киеп чана башына утырган, почта станциясендә кайнар борщ ашап чыккан кызыл битле кучер җырлагандыр… Яки тук карынлы, каны уйнап торган яшь гусар кибитка эчендә барганда дәртләнеп җырлагандыр… Ах бу рәхимсез программаны! Бер генә дә бу салкын класста моны җырлыйсы килми бит… Моны җырлагач, тыштагы буран тагын да котырыбрак китә кебек. Ләкин җырларга кирәк шул.
Белоснежная пришла,
Все дорожки замела.
Эй, эй, ай да-люли,
Все дорожки замела.
Ашханәдәге тётя Поля инде озын саплы чүмече белән кәбестә шулпасын бушатадыр. Ашханә түшәменнән инде тамчы тамадыр. Өстендә балык күзедәй өч-дүрт май тәңкәсе йөзгән шулпа никадәр тәмле…
Все дорожки и пути
И не встать, и не пройти…
Эй, эй, ай да-люли,
И не встать, и не пройти…
– Башлангыч классларның программасында менә бу җыр бар, – ди укытучы хатын, ботинкаларын педальдән алып. – Ягез әле, тагын бер тапкыр кабатлыйк…
– Ах, ты, зимушка-зима…
Бәлки, туңган аякларын, күшеккән кулларын, ачлыкны онытып, ул да бу җырны болай гына, программада булганга гына җырлап утырадыр. Бәлки, күңеле белән ул үзенең туган җире Латвиянең сагыз исе килеп торган нарат урманы эчендә йөридер. Хыялы белән, бәлки, ул юка ботинка эчендә каткан аякларын Балтыйк диңгезе буендагы сары, җылы, эре комда бастырып торадыр. Ярмалы карны шәфкатьсез рәвештә биткә бәрә торган тыштагы буран, бәлки, аңа июль аендагы диңгезнең ак дулкыннар валын салмак кына Рига пляжына тәгәрәтүен хәтерләтәдер. Бәлки, чыннан да шулайдыр… Ә программа менә дәрес ахырында кабатларга, материалны ныгытырга куша.
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…
До-ре-ми-фа-соль-ля-си-до…
Таңнар кайда да матурдыр…
Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән танышып үтте.
Аларның авылында зур су юк. Әүвәл-әүвәлтеннән суны көрәкләр белән кәз кисеп буып куялар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. Эссе көнне ул су бик җылы була, кояшны аз гына болыт капласа суына. Бала-чага бик күп җыелса, суы болганчыклана, судан чыкканда, борын асларына, ияккә, күкрәк чокырларына ләм утырган була. Җәй