Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 7

Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан Татар прозасы

Скачать книгу

бер-ике таяк күтәрелгәндә, сөрәнчеләр, Яр-капкага җитеп, кире борылдылар. Күрән би урдасы янында аксакаллар төркеме туктап калды. Би өендәгеләр дә быргы уйнап җибәрделәр, байракларын күтәрделәр. Капка сакчылары, каерып, имән капкаларны ачтылар. Капкада би углы Тотыш күренде.

      Атасы кебек ул таза, эре сөякле иде. Тик аңа караганда ул буйга тәбәнәгрәк, иңбашка киңрәк иде. Борын асты әле аның яңа гына караеп килә иде. Бүгенге көндә караңгы чырайлы булу яман саналса да, аның алсу иреннәре кысылган, матур кара кашлары җыерылган иде. Җылый-җылый аның күз төпләре кызарып беткән иде. Ул кайгылы иде, ул ачулы иде, ул ярсулы иде. Сул кулына ул яшел төстәге язгы йолык байрагын тоткан, уң кулына үзенең сөеклесе Йолдыз-кашканы җитәкләгән иде. Бүген ул туй башчысы санала иде. Аксакаллар кебек ул да бүген баштанаяк актан киенгән иде. Биленә аның көмеш аеллы киң каеш буылган, муенына көмеш чылбыр белән ыруның сакчысы – кечкенә алтын бүре башы тагылган иде.

      Яшь, чибәр җегет Йолдыз-кашка белән икәүләп капкадан чыкты да, тирә-якта җыелып өлгергән кешеләрнең берсенә дә карамыйча, төп юлга төште. Углы артыннан ук капкадан Күрән би чыкты, Койтым бикә, бинең башка хатыннары, балалары, туганнары чыкты. Ыру башы белән Койтым бикәгә урам яктагы сигез аксакал кушылды. Барысы да, үзләренең урыннарын белеп, би артыннан, аксакаллар артыннан иярә бардылар. Ясанган, бизәнгән, куанып елмайган кешеләр төркеме, көчле бер агым булып, урамнан Басу-капка ягына юнәлде.

      Тотыш җитәкләгән яшь айгыр искиткеч матур иде. Ул уттай янып торган җирән төстә иде. Маңгаенда аның уч төбедәй генә ак табы – йолдызы бар. Аның күкрәге киң иде, нечкә, нык аяклары озын иде. Ялт-йолт килеп, очкынланып торган күзләре зур, матур иде. Атлаганда аның аяклары җиргә дә тими шикелле иде – биюче яшь кызлар кебек, ул шундый җиңел, шундый матур атлый иде. Бүген аны кыз куенына керәсе кияүдән дә болайрак төзәндергәннәр иде. Өстенә аның ука белән матур итеп каелган күк төстәге зур япма салганнар. Япманың чит-читләреннән көмешләнгән ал, кызыл, сары чуклар асылынып тора. Япма өстенә сырлап, бизәп эшләнгән кечкенә, җиңел генә ияр салынган иде. Яллары, койрыгы аның матур итеп таралган, бизәлгән иде.

      Барлык кешенең күзе бары Йолдыз-кашкада гына булды. Алар, аңа сокланудан бигрәк, куркып, аптырап карадылар. Күрән бинең мактанычы, яшь Тотышның куанычы булган атаклы чаптарның бүген менә йолык туенда чалыначагына беркемнең дә ышанасы килмәде. Бу ничектер башка сыймый торган, аңлап булмый торган нәрсә булып тоелды. Тик шулай да бу турыда беркем дә ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәде.

      Тотыш белән янәшә атлаган Йолдыз-кашка Басу-капкага җитәргә йөз адым чамасы калгач, капка сакчылары, туйны каршылап, быргы уйнадылар, дөңгер кактылар. Шыгырдап авыр капкалар ачылды, аркан белән күтәртеп куелган күперләр төшә башлады. Кырлар-басулар иркенлеген тоеп, Йолдыз-кашка кинәт тынычсызлана башлады: башын югары күтәргән килеш, борын тишекләрен киереп, язгы җил белән басудан килгән исерткеч исләрне иснәде, бөтен катауны яңгыратып, күкрәк түреннән ургылып чыккан бер куанычлы тавыш белән кешнәп җибәрде. Дөп-дөп атлап күпердән чыкканда, ул чын-чынлап ярсый башлады: авызлыгын

Скачать книгу