Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 32
Төшеп җиттеләр. Шомырт агачы астындагы капканы ачып, яшелчә бакчасын узгач, ишегалдына үттеләр.
Гаҗилә ике сыерны да сауган, сырынача җиткән чиләктәге күбекле сөткә чиста марля ябып тора иде. Капка күгәне шыгырдаганны ишетеп, ул, борылмыйча гына:
– Синме анда? – дип сорады.
Чит зат барлыгын сизенеп, ятсынып өрергә керешкән этне оясына куып керткәч, Ибрай:
– Ие инде, – диде.
– Уф! Кычытмаган җиреңне кашып җөрисең шунда.
– Кычытарак шул.
– Йомшаграк кашыганмындыр, ахрысы, шуңадыр.
Мунча каршындагы инде очыннан байтак корыган нык ботак җөпләрен карга оялары сарган карт тупылга, аннары адашына карап алып, Ибрай беразга тын, уйсыз торды. Шуннан соң, күңел төбенә күптән укмашкан фикер, шул фикер этәрәсе гамәл белән, ниһаять, килешеп, аның котылгысыз икәненә тәмам ышанып:
– Син бүтән кашый алмассыңдыр, ә мин бүтән кашытмамдыр инде, – диде.
Аларның бу сөйләшүләре кичәге көн, аның да абзар себеркесенең мунча алачыгында уйнап алуы хакында иде.
Шулай ук югарыга карап алгач, әле һаман Ибрай тарафына борылмыйча, Гаҗилә биленә таянды да мунча буйлата җайлаштырылган нык имән тактага аягын җәеп утырды. Халатының итәге ян-якка аерылган, күз егәрен өстерәп китерердәй ап-ак таза ботлары төбенәчә ап-ачык балкып тора. Ибрай моңа сокланмыйча булдыра алмады. Ә адашы, үзенең Шүрәлеләр гавамында мәңгегә – инде мәңгелектән мәңгегә аерылып калган кәләше Шүрәле Шәмәхә төк кызы Ахак Мөгезне исенә төшереп, күз алдына китереп, каршысындагы Гаҗилә атлы бу авыл хатынының төксез ботларын ямьсез, бик ямьсез итеп күргәнен тойды.
«Шушы кем… сыңар төге дә булмаган хатын белән торырмын микәнни?» дигән уй аны өтеп алды, өркетеп, хәтта куркытып ук җибәрде. Шулай да, Гаҗилә үз алдында Ибрае гына түгел, ә ят кеше дә барлыгын җәһәт абайлап, тычканга ташланган мәче тизлеге белән халат итәген тартып куйган мизгелдә, ул тирәндә ниндидер төк ише бер нәрсәне искәреп өлгерде дә күпмедер дәрәҗәдә тынычлана төште. Тик алай да Шәмәхә төк түгел иде инде, түгел иде. Җитмәсә, кая инде ул анда ахак мөгез, маңгаенда сыер мөгеземе, кәҗә бәтие мөгеземе ише нәрсәсе дә юк. Юк булгач юк инде, ни хәл итәсең? Бергә тормый кая барырсың? «Иң Югары Җәзаның бер хикмәте шулдыр инде, күрәсең», – дип уйлады ул.
– Бу кемең тагын? – дип сорады Гаҗилә.
– Ибрай, – диде Ибрай.
– Бер Ибрай гына җитмәгәние, Ходаем! – дигәч, Гаҗилә аптырап китте, гаҗиз калды. Аннары инде, чапалана-чапалана куганга үчекләнеп котырынган, ярсыган шөпшә чаккандагыча: – Бәтә-әчч! – дип кычкырып җибәрде. – Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә, җәме!.. Каян таптың моны? – дип сорады.
– Чишмә төбендә утырадырые шунда.
– Өстендә нигә синең күлмәк-ыштаның соң ул?
Ибрай җавап бирмәде.
Гаҗиләне кинәт курку хисе биләп алды. Ул ишегалдындагы ике ир-атның кайсысы үзенең ире икәнлеген танымаганын аңлап