Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 35
– Пычкы җитәр, – диде ул.
Алар пәйда булганда, халык, Ибрайларның капка төбенә генә сыймыйча, урамга ук бүселеп чыккан иде инде. Ничек кирәк алай эткәләп тә төрткәләп, вакыйга үзәгенә бәреп керделәр. Соңарганнар икән. Биш-алты кеше муенчак йозагына төргәк-төргәк ачкыч яратып маташа иде инде. Тик берсе-бер ярамады. Икенче бөтендөнья сугышында уң аяксыз, сул кулсыз калган Вәдүт карт әле тимер пычкысы, әле төрледән-төрле игәү белән муенчакны атакалады, һичничек алдыра алмагач, ул аны, итле сөяк кимергәндәге шикелле, теше белән дә чамалап карады. Аннары катгый нәтиҗәсен чыгарды:
– Крупп корычының тетмәсен теттем – тузан булды. Кайда Крупп? Кайда Крупп, дип сорыйм мин сездән?! – дип, ул, бөтенесен Круппның юклыгы өчен гаеп итәр, хөкем чыгарыр хәлдә кайнарланып, култык таякларын мең сигез йөз туксан өченче елгы винтовка урынына уйнаткалап алды. – Аннары соң самурайлар кылычын кырыкка телдем – үрмәкүч пәрәвезенә караганда да йомшарды… Тик моның муенындагы ише тимерне ни күргәнем, ни капшаганым булмады. Бигайбә, авылдашлар…
Ул, үзенең көчсезлеге өчен хурлануын тыя алмыйча, капканың дүртенче баганасы төбенә чүкте дә мышык-мышык еларга кереште.
Кызыл хачлы яшел машинасының сиренасын улата-улата, югары очтагы хастаханәдән баштанаяк яшел кием киенгән баш табиб Илдус Габдрахманов килеп төште. Ибрай игезәгенең костюм җиңен кайтарып, ул иң әүвәл аның кан басымын үлчәде. Яуш кулына каләм, кәгазь тоткан иде инде – тикшерү нәтиҗәләрен теркәп барды.
– Ничәгә ничә? – дип сорады ул.
– Космонавтларныкы ише: йөз егермегә – сиксән. Йөрәк тибеше – җитмеш биш, яшенә карата – норма.
Баш табиб Ибрай игезәгенең үпкәсен тыңлады, телен карады, тешләрен санады, колагын тикшерде, бавырын кармалады, кечкенә чүкече белән тезенә суккалады.
Яуш боларның һәммәсен кәгазенә теркәп барды. Ибрайларның кайсысы үзенеке икәнлеген бәхәссез төстә таныганын халыкка күрсәтәсе килеп, Гаҗилә капканың икенче баганасы төбенә елышкан Адәми затның беләгенә сарылды. Әнә ич: аның авызыннан нинди мәңгелек таныш хәмер исе аңкып тора. Су тамчыларыдай охшаш ике ир арасында калып, мир алдында хурлыкка төшсенмени? Иреннән, аракы исенә кушылып, ниндидер көйгән йон исе килә икән, нишләсен соң? Көн буена тузан эчә бит, тирли, пешә, яна. Җитмәсә, бүген чиста урын-җир дә тәтемәде. Бетәр ул ис, бетәр. Кичкә мунча ягып кертер, өсте-башына чиста кием-салым кидерер, нәфесенә килсә, теләген дә канәгатьләндерер дә бетәр, бетәр: «Алым жәл түгел сиңа, гөлем жәл түгел сиңа…»
Баш табиб Илдус Габдрахмановның ияртеп килгән яшь шәфкать туташына:
«Спирт!» дип боеруына Байгыш Тәфкил белән Вакыйф колакларын шәңкәйттеләр. Теге туташ, кызыл тәреле әрҗәсеннән юан бер шешә алып, табибның кар көри торган көрәктәй киң учларына сыекча сала башлаган мизгелендә Тәфкил шунда куш учын куеп өлгерде. Учы җаны теләгән сыекча белән тулгач, ачык капкадан ишегалдына үтте дә, йотлыга-йотлыга җыелганның яртысын чөмергәннең соңында, калганын