Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 8
Капкадан чыккач, малай аңа:
– Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.
– Мә алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы… язмышың авыр… Җәле, әйтеп бак: безгә кай тарафка барасы?
Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:
– Кайтканда күрсәттең ич, – диде.
– Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?
– Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?
– Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.
– Белмим инде тагын. Мине, мулла малае дип, шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да, Казанда да.
– Анысы… Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста – Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм. Һы, Алты-биш Сапый, диң, ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән – Алла белсен!.. Ярар, сүз бу хакта түгел, – дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп төшерде дә, тәмәке янчыгын алып, шунда утырды. – Туңмассыңмы?
– Рәхәт кенә ич әле.
– Утыр алайса, – диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.
Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.
– Өйрәтә димәссең, җәме?
– Йә.
– Мин шулай «җ» дип сөйлим инде. Син әнә, укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.
– Китапча ул.
– Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуны әйтмәкчием – тормыш сабагын, – дип, Сафиулла тукталып калды.
– Анысын да алмаган түгел инде…
– Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы. Ә күрәселәрең алда әле.
– Син, Сафиулла абзый, әрләмә инде, – диде Габдулла, алда әйтәсенә алдан үзе көлеп. – Син алтыдан бишкә күчмә инде. Нәрсә аны, турысын әйтәм дигәч әйт.
– Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрие – син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул… Хәер, ни әйтмәкчием әле мин?.. Ие… Менә, Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие. Анда сине беләләр.
– Мин дә беләм лә инде, – дип уфтанып алды Габдулла. – Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә… Әллә ничә көн кирәк…
– Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде ул. Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул, язмыш… Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең… Син бер дә нитмә… бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер… Минем