Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 9
– Шөкер генә, апай, шөкер генә, – дип, малай Газизәнең кочагыннан тарсынып чыкты. – Бик күпләп сәлам әйтергә куштылар.
– И-и, наным… – дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән. Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең дә, үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде.
Сафиулла, аның аркасына сак кына кагылып:
– Куанырга кирәк, Газизә сеңел, – дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: – Юл өстендә тормыйк инде, – дип өстәде.
Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.
– Авыр түгелме соң? – дип сорады Газизә.
– Юк, – диде Габдулла. – Укуы гына авыр ул.
– Ни соң анда синең?
– Укыган вә укыр сабаклары, – диде Сафиулла.
Утыз адымнар атлагач, асты – таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.
Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.
– Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, – диде аңа Сафиулла.
– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олылап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. – Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! – дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. – Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?
– Әйбәт әле, – диде малай.
Сафиулла, тамагын кырып:
– Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! – дип елмайды.
– Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, – дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.
Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:
– Сөенче, сөенче! – дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын: – Сөенче, байбикә! – дип кабатлаганы ишетелде. – Килеп җиттеләр!
Габдулла апасына күтәрелеп, карады да:
– Көтәләр икән әле! – дип елмайды.
– Көтми ни! – диде Газизә, куанып.
– Нихәл, Гайниҗамал, – дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.
Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә – күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә – Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын