Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 12
– Кулъяулык чикмиләрмени?
– Ә… Кулъяулык… – ди, авызын ерып, Гата. – Чигәләр. Миңа да чигеп бирде Миңсылу апа.
– Матурмы?
Гата пөхтәләп төрелгән кулъяулыгын, кесәсеннән алып, Зарифка суза.
– Менә!
Кырыйлары зәңгәр мулине җеп белән челтәрләнгән, өч почмагына өч алсу чәчәк чигелгән кулъяулыкка бераз карап торгач, Зариф әйтеп куя:
– Минем мондый матур кулъяулыгым юк!
– Булыр, Зариф абый! – дип кычкырып җибәрүен үсмер үзе дә сизми калды.
…Җәй үтеп, көзгә керделәр. Басулардан иген җыелгач, бәрәңгене алып бетергәч, ир-ат кичләрен каравыл өенә йөри. Каравыл өенә Гата да ияләште. Өлкәннәр телендә ни генә юк! Яшьлекләрендә булган мәхәббәт маҗараларын да, кемнең кайчан нәрсә урлаганын да, көлке-мәзәкләр дә ишетәсең монда.
Шулай кыш чыгылды. Ә яз ул елны иртә килде. Мартның егермеләрендә үк кар астына су төште дә көннәр җылына башлады. Атна-ун көн эчендә көпшәкләнә-көпшәкләнә, кар эреп бетә язды. Елгабашка терәлеп аккан тар инеш, ярларыннан чыгып, үзәннәргә, болыннарга, түбән урамнарга таралды. Ярыла-ярыла кисәкләргә бүленгән бозлар этешә-төртешә акты. Берничә көннән инеш бозлардан арынды, тынычланып калгандай булды. Болганчык салкын су эчтән генә кайный сыман иде.
Каравыл өендә ул көнне сүз гел язгы эшләр турында булды. Гата инде йокымсырый башлады. Кайтырга кирәк, дип кузгалган иде. Шул мәлне башка авылларда көтүче булып ялланып көн күрүче Фазылҗан әйтеп куйды:
– Җыенда Исламгалинең Зарифы өйләнәсе икән.
Зариф исемен ишетүгә, Гатаның йокысы «эһ» дигәнче юкка чыкты. Колаклары торды.
– Кемгә өйләнәсе икән соң? – диде берсе.
– Исламгали абзый – акыллы кеше. Кем белән кодалашасын кү-үптән уйлап куйгандыр.
Аңа икенче берәү каршы төште.
– Ба-ай кеше, диген син. Байлар бай белән аралашыр.
Зарифның кем кызына өйләнәсен берәү дә тәгаен әйтә алмады. Бу хәлдән Гатаның күңеленә җылы йөгерде. «Зариф абыйсы, әлбәттә, аның апасына – Миңсылуга өйләнәчәк. Теге чакта юкка гына сораштымыни ул? Елгабашта аның апасыдай кем бар? Түбән очтагы чатан Санияме? Табак битле, тәбәнәк буйлы, бака күз Сәлимәме? Әйе, Зариф абыйсы, һичшиксез, аның апасын сайларга тиеш».
Ул төнне Гатаның йокы тишеге ачылды. Төн буе керфек какмыйча, хыял дөньясында йөрде. Хәзер алар Сабит белән кода булачак, җан дуслар. Бергә су коенырлар, бергәләп печән чабарлар… Берәрсе Гатага: «Агулы теш», – дип авыз ачса, Сабит очып кына куначак… Сабит ул көчле дә, берничә яшькә өлкәнрәк тә.
Инде җир кипте. Кыр эшләре башлана дип торганда, күк йөзен соргылт-кара болыт каплады. Болыты шултиклем түбән: агач очларына тиям-тиям дип тора шикелле. Озак та үтмәде, ишеп-ишеп, ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Күз ачып йомганчы урамнар, басу-кырлар ап-ак юрган астында калды, шәрә агачлар ак күлмәк кигәндәй булды. «Менә бит Алланың кодрәте, – диеште өлкәннәр. – Кыр эшләре башлана дип торганда…» Болыт ничек