Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 14

Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов

Скачать книгу

дә татыды. Ахыр чиктә олуг кенәз Иван Васильевич кулына килеп эләкте. Аның ышанычына керү өчен дә, ару гына суган суы эчәргә туры килде. Чөнки Рәсәйнең үз боярлары да әлеге мәнфәгатьләрдә чәчләре белән җир себерергә әзер иделәр. Бик сирәкләренә генә тәхет залының ишеген ачып керү насыйп булды. Мөхәммәдәмингә исә юл һәрвакыт ачык иде. Мәскәү түрәләрен шаккатырып, Иван аны, уналтысы да тулмаган үсмер ханзадәне, Литва орышында катнашучы урыс гаскәрләренең баш воеводасы итеп билгеләде. Билгеле, ул гаскәр белән турыдан-туры идарә итмәде, тик барыбер дәрәҗәсе зур иде.

      Әйе, искә алырдай хатирәләре күп. Ни хикмәт, ул аларны яшь кәләшенә мөнәсәбәтле рәвештә тәгаенли. Әйтик, бала чагыннан нәзер булып калган көймәдә йөрү турындагы хыялын ул фәкать Үрбәт ханбикә белән генә күз алдына китерә.

      Шул ук вакытта бу хәлгә ачуы да килә. Әле дә, үз уйларын үзе ошатмыйча, кашларын җыерып куйды. Йа Хода, кайчаннан бирле хатын колына әверелде соң әле ул? Авыру елатыр, гыйшык сайлатыр, ди.

      Үрбәт турында уйлау Мөхәммәдәмингә бетмәс-төкәнмәс ләззәт вә шатлык китерә иде. Гадәттә, ир-ат балдызларына гыйшык тота. Ә ул җиңгәсеннән күзен ала алмый. Үрбәт – сөеп туймаслык хатын. Назлый башласа, балавыздай эреп китәсең.

      Мөхәммәдәминнең хатирәләре шушы урында өзелде. Идарәче бахшы:

      – Урыс калгае Келәпик җәнаплары килде, – дип аваз салды.

      – Чакыр, керсен, – диде Мөхәммәдәмин.

      Казанда урыс илчесе үзен бик ипле тота иде, борынын күтәрми. Олуг кенәз шулай кушкан иде, күрәсең. Бигрәк тә рәсми очрашулар вакытында, күпләп халык җыелган урыннарда ханны зурлый, ихтирамын күрсәтә. Хәер, бу хакта баш вату иртәрәк әле. Ник дисәң, Мөхәммәдәминне тәхеткә утырту тантанасы җомга көнне булачак. Барысы да, шул исәптән Кляпик үзе дә, әлеге мәшәкатьләргә бәйле эшләр белән мәшгуль.

      Калгай, дөрестән дә, сарайга шушы мәсьәлә буенча килгән иде. Мәскәү мәнфәгатьләренә зыян китерердәй гамәл кылып куймасыннар дип шикләнә иде, ахры, ул.

      – Бураш сәеднең багышлама нотыгын тагын бер мәртәбә күздән үткәрергә иде, – диде Кляпик, керә-керешкә. – Тәрҗемәсе төп нөсхәгә туры килә микән – шуны ачыклыйсы иде. Ышанычлы кешеме ул Бураш?

      Мөхәммәдәмин, көлеп җибәрмәс өчен, сакалын сыпыргандай итенде. Чөнки калгай ул нотыкны көнгә ике-өч тапкыр карап чыга. Яттан беләдер инде, шәт.

      – Кәлимәт морза урысчаны да, татарчаны да су кебек эчә, аның фикере нинди соң? – дип сорады Мөхәммәдәмин.—Бураш сәедкә нотыкны язуда булышучы да ул бит.

      – Бураш сәед астыртын кешегә охшаган. Күңелем ятмый минем андыйларга, – диде Кляпик, киреләнеп.

      – Юкка борчыласың, кенәз, Бураш Диния нәзарәтен дистә елдан бирле кулында тота инде. Ышанычсыз булса, Кәлимәт әллә кайчан бер-бер җаен табып алыштырткан булыр иде,– дип, Мөхәммәдәмин бу нигезсез әңгәмәгә нокта куйды.

      Илче ханның искәрмәсен шәрехләп тормады, корыган чыршы кәүсәседәй төз гәүдәсе генә як-якка авышып-авышып алды.

      Кәлимәт – чын Мәскәү тарафдары.

Скачать книгу