Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 30
Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактый-шактый эшләр чыкты. Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды. Кайсыбер яшьләр, милләтне инкыйраздан коткару өчен, бар куәтләре берлән төрлесе төрле эшкә тотындылар. Авылларга китеп, халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә, фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, Орски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә барлыкка килде. Үз тормышыбыздан бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады.
Ләкин моннан да акча җыеп булса да, театрдан төп максат булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде. Чөнки олырак мөселманнар барсалар да, бара-тора Шәрекъ тормышын күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар. Русча белгәннәре рус театрларына, белмәгәннәре ат кәмитләренә баралар иде. Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңланган иде. Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дип йөргәннәре – һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде. Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар галавадан сорамакчы да булганнар иде. Ул да шулай әллә нишләп калды. Рус гәзитәләрендә милли телдә гәзитәгә ихтыяҗ тикшерелә башланды.
Ниһаятендә, гәзитә сорый да башладылар. Почта берлән килгән акчаны үзе кулын куеп ала торган Габделшәмси хәлфәгә бирмәделәр. Хәтта хәлфәнең күптән балалар укытуы мәгълүм, Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алуы билгеле булса да, бер урында «белем алмаган кешегә андый эш бирелми» дип, каты җавап кайтарылган иде. Яңа гына Алат юлыннан күчеп килгән, читек-кәвеш берлән сату итүче Шаһвәли дә сорады (?!!). Аңарга да, белмим ни өчендер, бирмәделәр. Хәтта бу хосуста агай-эне тагы галавага менмәкче дә булганнар иде дә, сайланган кешеләрнең берсенең эче бик авырта башлагач, изгеләр тотты бугай дип, Касыйм шәехкә әтәч йибәреп кенә котылды. Бара-тора чибәррәк кешеләр дә сорый башладылар. Ахырында фәкыйрь генә, яңа гына университет бетергән бер мөселман рөхсәт алды. Казанда «Кабан» исемендә әдәби, фәнни, тормыш мәсьәләләрен сөйли торган атналык бер гәзитә мәйданга чыкты. Халык акрынлап кына гәзитә укырга өйрәнә башладылар. Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене» бик көлеп яза башлады. Хәтта корсакларына чикле, атасыннан калган доха толыпларына чикле каләмнән үткәрә башлады. «Бу – мөселман гаебен ачу, мөселман гаебен ачу!» – дип, харчевникларда ике дә өч чәй алып, харчевникчыны үзен дә утыртып, бикләтергә кирәклеген бик сөйләсәләр дә, иртәгесен икенче гәзитәдә шул сүзләр үк чыккач, бөтенләй кул селтәделәр.
Озак үтмәде, «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да, бер аңлаган бай малае, атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлый да бик күп тараттырды.