Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 46

Ниһаять, безнең милли горурлыгыбыз булырга тиеш. Татарның беренче энциклопедиясе чыгу белән, һичшиксез, горурланырга кирәк. Әмма Лондонда басылуы белән түгел. Әгәр дә ул Казанда басылган булса, безгә зуррак куаныч булган булыр иде. Безгә үзебезнең полиграфиябезне үстерергә кирәк. Киресенчә, башкалар китап-альбомнарын Казанда бастырулары белән мактансын. Гасыр башында нәкъ шулай булган. Бөтен тугандаш халыклар китапларын Казанда бастырган. Ә без, альбомнарыбызны, бизнес-каталогларыбызны күтәреп, Германиягә, Финляндиягә чабабыз, ә күпме басмаларыбызны Марий Элда, Чувашиядә бастырабыз. Конфет кәгазьләрен, аракы этикеткаларын әйткән дә юк. Болай булса, Татарстан полиграфиясе бервакытта да үсмәячәк. Аның беркемгә дә кирәге булмаячак. Чөнки хәзер һәр министрлыкның, һәр фондның, һәр банкның үз газета-журналы, үз типографиясе. Нинди акчага алынадыр, нинди акчага чыгадыр алар, шайтан белсен! Шуңа күрә полиграфия үсеше турындагы программа бюджетка бөтенләй кертелмәгән. Ә без монда берничә дәүләт басмасы өчен акча таба алмыйбыз. Бу хәлләргә дә берәр вакыт чик куярга кирәктер бит инде?
Киләсе ел бюджет юлламасында культурага 1999 ел белән чагыштырганда 83 процент кына финанслау каралган. Ә инде киләсе ел бюджетының 54 процентка үскәнен исәпкә алсак, культурабыз, башка өлкәләр белән чагыштырганда, 71 процентка гына финансланачак. Гафу итәсез, бу инде бернинди кысаларга да сыя торган хәл түгел. Ирексездән, бер афоризм искә төшә. Мин аны русча китаптан укыган идем. Шуңа күрә русча