Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 48
Башкорт белән татарны игезәкләр дибез. Бу, чыннан да, шулай. Игезәкләр турында кайдадыр укыганым бар иде. Ике игезәк туган, үскәннәр. Үсеп җиткәч, бер-берсеннән бик еракта яши башлаганнар. Көннәрдән бер көнне игезәкләрнең берсе көтмәгәндә генә үлеп китә. Һәм ни гаҗәп: икенчесе дә, әле туганының үлгәнен ишеткәнче үк, икенче көнне вафат була. Игезәкләрне нинди тылсымлы җепләр бәйлидер, белмим. Әмма безне дә, татар белән башкортны, ниндидер илаһи бер көч берләштереп тора. Шулай булгач, безгә бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезне саклап, яклап яшәргә кирәк. Ә бу бер дә җиңел түгел: кайчакларда бер-береңә юл да куя белергә, иң мөһиме, киләчәкне уйлап эш итәргә, бер-беребезгә «өлкән абзый» булырга тырышмыйча яшәргә кирәк. Андый мисалларны күп кичердек бит инде. Киләчәктә дә безнең кебек халыкларга җиңел булмаячак. Суверенлык алу белән генә түгел әле ул. Россиядә иртәгә ниләр буласын беребез дә белми.
Ә инде Башкортстанда татар теленә статус, һичшиксез, бирелер дип уйлыйм мин. Законның беренче укылышында татар теленең булмавы ул, бәлки, сәяси бер ход кынадыр. Кемнәрнедер тынычландыру өчен, андагы татарларның үзләрен сынап карау, җәмәгатьчелекнең фикерен ачыклау өчендер… Закон кабул итүнең нюанслары, хәйләләре күп бит аның. Беренче укылыштан соң күп законнар танымаслык хәлгә килә. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.
Татарны латин белән куркытып булмый
Татар язуының латин графикасына кайтуы ул механик рәвештә билге, хәреф алыштыру гына түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Әгәр шулай гына булса, без, шушы кадәр бәхәсләр кузгатып, Дәүләт Советы дәрәҗәсендә сүз дә алып бармаган булыр идек. Алфавит алыштыру, – әлбәттә, сәяси мәсьәлә, һәм ул Татарстанның һәрбер гражданына турыдан-туры кагыла. Ниһаять, ул – гомумтатар проблемасы да. Шуңа күрә Дәүләт Советы кысаларында парламент тыңлаулары уздыруыбыз аңлашыла торгандыр. Закон проекты, белүебезчә,