Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 4

– Ак киндер күлмәгемне киям, монысын юмакка куй, – диде.
– Иртән генә алмаштырдың, чип-чиста бит, җиңги! Әнәгенәк сары җирлеккә сибелгән чәпәк-чәпәк кызыл чәчәкләре ут яна! Әй, акаймасана миңа, җиңги. Киндере бәләкләнгән килеш сандыкта ята. Сорысы да шунда. Анысын байтактан кимисең тагы…
– Җәтрәк йөр, Миңсылу. Көттермә! Пичтә тәгәрәткән бәрәңгеләрең күмерләнмәсен! Онытма!
Ак төстәгесен кисен әле, агын… Күңел шулай тели. Тик аң төпкеленә яшеренгән бер сөаль генә сискәндереп-сискәндереп җибәрә.
«Йа, савытыңдагы кара буяуны кайчан тамчысына кадәр түгәсең дә, шуңа изгелек кенә салып, «мәңгелек йорт» ыңа китәсең, кортка? Гомернең туксан казыгы әзер… Туксан беренчесен кагып та җитешмәссең, бәлки».
Юу-ук, савытны бушатмыйм! Әз дә түгел, күп тә түгел, адәмнең әшәкелеге кадәр генә аның карасы…
Карчык, киндер күлмәгенә яраклаштырып, ак яулык бөркәнде. Ул капка төбенә чыкканда, зур гына борынлы машина, юлга авышкан агач ботакларын үгез кебек «сөзә-сөзә», аларга табан якынлаша иде.
Хуҗабикә, киртә коргандай, кулын алга сузып, бармакларын тырпайтты.
– Ары китеш юк!
Ике ир-ат, машинадан төшеп, аның янына килде.
– Сәлам, әбекәй, – диде тәбәнәк буйлысы. – Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй?
– Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары?
«Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты… Ул нәсел утта янмый, суда батмый…»
– Син үзең мәллә, әбекәй? – дип гаҗәпләнгән «тәбәнәк буй» га тәкәббер кыяфәтле ир-ат:
– Багажниктан әйберләрне ал, Минап! – диде.
– Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл?
– Чуртымамы ул сиңа? Ватый, ни йомыш дир, әби. Тучны үзе, тучны. Вәнә, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк!
Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты:
– Аяксыз – шуышыр, аяклы – атлар!
Аның бу «тапкырлыгы» ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй өф-өф өргәләп:
– И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, – дисә дә, хуҗабикә катгый иде:
– Әйткәнне тыңлагыз!
– Әй, син! – Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. – Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең дир, вәнә, бөкре җен!
Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, «бөкре җен» кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә