Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке) - Набира Гиматдинова страница 7
Менә тышта тавышлар тынды. Бая гына ыгы-зыгыдан кайнаган йорт үзе дә тирән йокыга талган кебек тоелды. Кайда карчык? Кайда Миңсылу? Нишләп алар югалды икән? Хатын шомланып ишеккә караган иде, идән астыннан калыктымыни, ятагы кырыена хуҗабикә килеп тә басты. Төймә хәтле генә коңгырт күзләрдән нур сирпелә иде. Шул көлтә нурның берсе ыргак төсле бөгелеп үзенә тарттымыни, хатын җиңел генә урыныннан купты.
– Элгәреге атым-чатымны ничек белдең, Гөлҗиһан? – Карчыкның күзендә сагаю да бар иде.
– Ун яшемдә мин шомырт агачыннан егылган идем. Хәтерлисеңме, әни күтәреп сезгә кертте. Баланы калдыр, дидең аңа. Мине озын кабык тагаракка яткырдың. – Гөлҗиһан китаптан укыган кебек тиз-тиз сөйләде. – Өч мәртәбә беләгемнән сыпырганда: «Тәңрем, Үлмәс атлы колың шушы оланны имләгәндә учыма кояш җылысы сал», – дидең. Мин үз аңымда идем, Гамбәр әби!
– Саташма, минем андыен исмем юк!
– Соң, Гамбәр әби…
– Шайтан телегезгә лач-лоч әллә нәмәләр төкерә. Ризык дип, б… чәйнәтә! Ниткән Тәңре димсең! Им-том – догада, кодрәт – бер Аллаһта! – Карчыкның тавышы дәһшәтле иде. Йөрәге каккан хатын:
– Ярар соң, чәйнәмәм, – диде. – Үләм бит инде мин…
– Адәм чирдән үлми, гомере беткәнгә үлә! Әй син, кем кыз!
– Әү, җиңги!
Ишек артында гына сакта торган, ахрысы, Миңсылу пәйда булды.
– Кем кыз, моңа җан асрарлык кына ашат!
Көнозын ач йөреп хәлсезләнгән хатын, әлбәттә, ризыктан баш тартмас иде. Әнә эч быгырдый. Өстәлгә ни генә куйсалар да, ачкүздәй кабып йотарга әзер. Әмма калай тәлинкәдә аппетитыңны аздырырлык тәгам юк, нибарысы ике кабыклы бәрәңге дә ярты стакан су гына иде шул. Хатын, балалар кебек үпкәләп, авызын турсайтты.
– Ай, бигрәк аз!
– Җиңги җан асрарлык кына дип әйтте лә. Миңа дисә, ун бәрәңге аша, гөлкәем.
– Минем җаным бәрәңге белән генә канәгатьләнмәс, апакай. Хәер, нишләп сез мине туендырырга тиеш ди әле. – Хатын сумкасын ачты. – Менә биш мең сум. Кибетегез еракмы? Иренмәгез инде, ипи, кызыл уылдык, балык алып кайтыгыз! Өчәү бергә сыйланырбыз.
– Ниткән кибет ул?!
– Абау, бүген адым саен супермаркетлар эшли. Авыллар да шәһәрдән калышмый, апакай.
– Атакай, анакай, апакай! – дип үртәлде Миңсылу. – Чиркәүдә диярсең! Гап-гади генә иттереп сөйләш. Апа дисәң матуррак ла.
– Хуш, апа. Йә инде, киреләнмә, кибеткә чап!
– Юу-ук бездә кибет, гөлкәем, юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Әгәр әмерен үтәмәсәң, җиңги кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары таш калагызга! Чемчен әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Җаның туяр…
Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде ләбаса! Хатын бәрәңге кабыгын әрчеде.
– Тәмле микән? – диде. – Без балачакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде.
– «Без» дә «без» дисең. Син кайсы як кавеменнән соң,